Урок Жизнь и творчество ХТуфана


Нәҗмиева Вәсилә Госмановна

Кукмара 3 нче номерлы мәктәбе

Тема: «Гомер эзләрең буйлап( Х.Туфанның тормыш юлы, иҗатына багышланган дәрес).

Максат: Х.Туфан иҗаты, тормышы турында мәгълүмат бирү;

Шигырьләрен сәнгатьле уку; фикерләү сәләтен, сөйләм телләрен үстерү.

укучыларда мәрхәмәтлелек, матурлык хисләре, шагыйрь иҗатына карата мәхәббәт тәрбияләү.

Дәреснең тибы: катнаш дәрес

Методы: сөйләү-лекция, семинар дәрес

Җиһазлау: Шагыйрьнең портреты; китаплар күргәзмәсе; аудиоязма; шагыйрьгә багышланган фотоальбом; К.Сибгатуллин , Г.Рәхим,М.Кәрим сүзләре язылган плакатлар; әдипнең һәм аның якыннарының фотосурәтләреннән төзелгән презентация.

Дәрес барышы:

I. Дәресне оештыру.

Уңай халәт тудыру

I. Төп өлеш.

1. Кереш сүз.

Укучылар, без сезнең белән әдәбиятыбызда җуелмас эз калдырган әдипләребезнең берсе Х.Туфан белән танышырбыз. Аның тормыш юлы, иҗаты турында мәгъләматлар алырбыз, шигырьләре турында сөйләшербез. Дәресебез темасы » Гомер эзләрең буйлап» дип атала.

(1 нче слайд )

Дәресебезне ни өчен шулай атарбыз?

Укучыларның фикерләре:

Озын гомерле булган;

-Күп җирдә булганга;

-Бәлки күпне күргәндер;

Шагыйрьнең иҗаты югалмаганга Укытучы:

Чыннан да, Х.Туфанның бу дөньяга аваз салганына йөз елдан артык вакыт үтсә дә, шагыйрь иҗаты югалмады, ул һаман безнең күңелләрдә.

Портрет өстендә эш. ( 2 нче слайд)

Укытучы:

Портретка игътибар итегез әле. Кайсы яклары белән Х.Туфан безнең күз алдыбыздан китмәс дәрәҗәдә күңелебезне биләп ала?

Укучыларның фикерләре: Ул ягымлы кешегә ошаган Көләч йөзле булган

Яхшы күңелле кешегә охшаган

Тыныч холыклы кешегә охшаган Укытучы:

Әйе. Ул озынча, җанга тынычлык бөркеп торган якты, көләч йөзле булган. Үзенең елмаюы белән күп кешене җәлеп иткән.

(3 нче слайд)

Шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин да шагыйрьгә карата булган соклануын түбәндәге юлларда чагылдыра:

» Туфан елмаюы беркемдә дә юк. Аның бөтен йөзе балкый, иреннәре генә түгел, һәр җыерчыгы, һәр күзәнәге елмая иде. — ди.

(4нче слайд)

Укытучы:

Гомерендә бер шигырь дә язмый

Гел елмаеп кына торса да,

Туфан Туфан булып калыр иде,

Мәңге калыр иде дөньяда. — дип яза Г.Рәхим.

Чыннан да, Туфан Туфан булып калган да, ә бу аның әдәби кушаматы гына икән. Чын исеме аның Хизбулла була. Ә шагыйрьнең туган ягы, авылы турында үзегез материал эзләп карагыз дигән идем. Әзерләндегезме?

(5,6 нчы слайдлар)

Укучы: Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 нче елның 9 нчы декабрендә унынчы бала булып Хизбулла исемле бер малай дөньяга килә.. Аларның авыллары көчләп чукындыруга эләгә, ләкин кешеләр христиан диненә күчүдән баш тарталар. Никахлар чиркәүдә теркәлмәгәнлектән, балалар ана исеме белән йөртелергә тиеш була. Әнисенең исеме Гөлзизә булганга, Хизбулланың фамилиясе дә Гөлзизин дип алына. (7 нче слайд)

Укучы: «Туфан» фамилиясенең барлыкка килү тарихы да бар. 1924 нче елны шагыйрь «Эшче хәбәрләре»шигырен яза. Шигыренә ул бабасының кушаматы булган «Дуфан»ны псевдоним итеп ала. Редактор аны «Туфан» дип төзәтә. Шулай итеп, татар поэзиясендә Туфан фамилияле шагыйрь барлыкка килә.

Укытучы: Әйе, укучылар, Туфан фамилиясенә кадәр аның тагын бер фамилиясе булган әле. Аның әтисен, бик белекле булганы өчен, авыл халкы «Хәзрәт» кушаматы белән атап йөрткән. 1907 нче елларда мәдрәсәгә барыр вакыт җиткәч, аңа Хәзрәтов фамилиясен бирәләр. Шулай итеп, Туфан фамилиясенә ул урау юллар аша килә.

Шагыйрьнең балачак еллары һәр яклап истә калырлык була. Менә нәрсә дип искә ала ул үзенең истәлекләренең берсендә: (Укучылар укыйлар, нәрсә эшләгәнлеге турында фикер алышалар)

(8 нче слайд)

«Авыл малае нәрсәләр белергә һәм эшләргә тиеш булса, мин дә шуларның барысын башкардым: иген урдым; печән чаптым, чабатаны үзем үреп кидем, сәгатьләр төзәтеп, тәрәзәләргә пыялалар куеп йөрдем, алачыкка йөреп тимерче булырга өйрәнә башладым

Шагыйрь ничек шагыйрь булып киткән соң? Әлеге сорауга җавапны шагыйрьнең «Бәлки шагыйрь булмас та идем… дигән истәлегеннән укып белербез.

Дәреслек өстендә эш. 78-79нчы битләр. Өзек уку.

(9 нчы слайд)

Укытучы: Әйе, укучылар, шигърияткә килүенең тәэсирләрен ул әнисе, табигать, дөнья биргән сабаклар белән бәйләп аңлата икән.

Әнисенең табигатькә карата булган мәхәббәте эзсез югалмый. Хәсән Туфан да чәчәкләрне, ак каенны бик яраткан. Ул Аккош күле буендагы дачасында чәчәкләр үстергән. Аларның төрле-төрле сортларын булдырган. Бакчада йөргәндә, үсемлекләр тапталып изелмәсен дигәндәй, бик саклык белән генә атлый торган булган. Аның өчен бөтен үсемлекләр дә тере, алар кешеләр кебек сулыйлардыр сыман тоелган. Менә шундый олы җанлы кеше булган Х.Туфан.

Укытучы: Белем алырга теләге зур булса да, мохтаҗлык X. Туфанны бикиртә «тормыш арбасына» җигелергә мәҗбүр итә. 1914 нче елның язында ул,Хизбулла Хәзрәтов исеменә паспорт алып, Уралга, бакыр шахталарындаэшләүче абыйлары янына китә. Анда бер ел эшләгәч, абыйлары үзаракиңәшеп,аны Уфадагы атаклы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр. X. Туфан үзен монда икенче дөньяга эләккәндәй хис итә. Ул хорда җырлый, мандолинада уйный, әдәбият түгәрәгенә йөри. Әдәбият дәресләрен алар га Г. Ибраһимов укыта.

«Галия» мәдрәсәсендә ике ел укыганнан соң, акча эшләп алырга дип, абыйлары янына китә. Анда заводта слесарь булып эшли. Казакъ далаларына китеп укытучылык итә. 1924 нче елларда Казанга килә.

1934 нче елны Х.Туфан театр артисткасы Луиза Салиәсгаровага өйләнә.Чорның салкын җилләре шагыйрь өстенә кара болытлар куып китерә. Шикләнү һәм шымчылык чоры башлана. Укымышлы акыл ияләрен , шул исәптән әдәбиятчыларны да кулга алулар башлана. Алар арасында X. Туфан да була.

(10 нчы слайд)

Х.Туфанны 1940 нчы елда кулга алалар. Әсәрләре басылмый, китаплары чыкмый. Аның бөтен иҗаты халыкка каршы характерда дип аңа яла ягалар. Сорау алу вакытында аңа чит ил кешеләре белән элемтәгә кереп, Совет влвстен таркатырга маташкан дип тә гаеп тагалар.

Төрмә-лагерьларда шагыйрьгә үлем белән күзгә-күз берничә тапкыр очрашырга туры килә. Аны үлем җәзасына хөкем итәләр, соңрак бу карар 10 елга каты режимлы колониядә утыру белән алыштырыла. Аны Кремль астындагы төрмәгә күчерәләр. Ишекне ачсалар, таң кала: камера шыгрым тулы, ишек ачылгач, кешеләр тышкы якка егылалар. Туфанны шунда этеп кертәләр, ул аягүрә килеш гәүдәләр арасында асылынып диярлек кала. Пугачев заманында мондый камерада ике кеше утыра, хәзер сиксәнләп тоткын. Бу камерада көн саен берничә кеше тончыгып үлә.

(11 нче слайд)

Х.Туфан биредә шагыйрь Ф.Кәрим белән очраша. Бер-берсенә тоткынлык шартларында иҗат иткән шигырьләрен укыйлар.

Бу камерада утырганда аның хәле бик авырая, ул авырый башлый. Соңгы чиккә җиткәндә бер могъҗиза була — аны төрмә табибы янына чакыралар. Х.Туфан шикләнеп кенә бара. Аны яшь кенә бер татар егете каршы ала. Бу егет аның шигырьләрен яратып укуын, әгәр теләсә, уңайлырак камерага күчерә алуын әйтә. Туфан аңа ышанмый, уйларга вакыт бирүен сорый. Табиб риза була һәм аңа ипи белән баллы су бирә. Камерага әйләнеп кайткач, Х.Туфан Ф.Кәрим белән киңәшә. Ф.Кәрим аңа табиб тәкъдимен кабул итәргә киңәш бирә.

(12 нче слайд)

Бик авыр шартларда көн үткәрсә дә шагыйрь бер генә көн дә иҗаттан башка яшәмәгән. 1956 нче елда шигырьләре белән бергә шагыйрь Казанга кайта. Хәзер шушы тоткынлык чорында иҗат иткән «Илдә ниләр бар икән?5‘ шигыре тыңлап үтәрбез.

Аудио язмадан тыңлау

Сораулар өстендә эш:

Шигырь төзелешендә нинди үзенчәлек бар? (5нче юл өстәлгән)

Әлеге юл, сезнеңчә, нинди роль әһәмияткә ия?

Шагыйрь нинди халәттә? (билгесезлек)

Шигырьдә сүз кем турында бара? (хатыны)

Укытучы: Х.Туфанның хәлен җиңеләйтергә тырышып, аны исән калдыру өчен үз гомерен аямаган, сәламәтлеген куркыныч астына кеп, кан бирүче, шул акчага ризык алып ире Х.Туфанга посылкалар җибәрүче хатыны Луиза Салиасгарова турында.

(13 нче слайд)

Кызганычка каршы, шагыйрь туган ягына әйләнеп кайтканда хатыны үлгән була. Шушы хәбәрне ишеткәч, ул аңа багышлап «Кайсыгызның кулы җылы?» исемле шигырен яза.

Шигырьне укытучы яттан укый. Берничә укучыдан чиратлап укыту

Шагыйрь гомеренең соңгы көненә кадәр кызы Гөлгенә һәм оныгы белән Казанда яши.

(14 нче слайд)

Шигъри сүзнең бөеклеген исбатлап, тагын чирек гасыр иҗат итә. Аның тормышы һәм иҗаты — тыйнак батырлыкның матур үрнәге.

(15 нче слайд)

Ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 1966 нчы елда «Сайланма әсәрләрле өчен Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелә.

(16,17,18,19 нчы нче слайдлар) Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелә. Аның исеме белән урам исемнәре аталган, рәссамнар Х.Туфанга багышлап картиналар иҗат иткәннәр, Иске Кармәт авылында музей-йорты бар. Белемнәрен формалаштыру.

Шагыйрьнең шигырьләр җыентыгы өстендә эш. Парлы эш. Шигырьне укып, чоры билгеләргә, тормышы белән бәйләп ачыкларга.

56-81 нче еллар

40-56 нчы еллар

Иҗаты

Йомгаклау. 1. Нәтиҗә ясау

Дәресебезне Мостай Кәримнең сүзләре белән тәмамлыйсым килә. «Фаҗигале шундый бер закон бар тормышта. Халыкның бөек шәхесләрен тарих раслаганчы, ул шәхесләргә язмыш сынаулар, газаплар, хәтта җәфалар

китерә. Менә — татарларда Тукай, Җәлил, Туфан… башкортта-Бабич. Ул газаплар соңыннан халыкка рухи табыш, рухи байлык булып кайтты. Шул байлыкның бәһасен белергә тиеш кешеләр» ( «Хәтере калып китмәде»). Чыннан да, шундый авырлыклар күрен тә, шагыйрь кешеләргә ышанычын югалтмаган. Без шушы ышанычны акларга тиеш. Х.Туфанның шигърияте бүгенге көнгә кадәр яшәгән икән, без аның әлеге байлыгын бүгеннән сон, да яшәтергә, киләчәк буынга җиткерергә бурычлыбыз. Өй эше Тормыш юлы, иҗаты буенча тестка әзерләнергә.

Тәкъдим ителәчәк тест:

1.Х.Туфан кайсы гасырда туган?

а) 19г.;б)20г.;3)21 г. «

2.Х.Туфан туган як:

а) Яшел Үзән; б)Арча; в) Аксубай.

3.Х.Туфанның туган авылы:

а) Мостафа; б) Кушлавыч; в) Иске Кармәт.

4.Х.Туфан-

а) драматург; б)шагыйрь; в) язучы.

5.Луиза Сәлиәсгарованың чын исеме?

а)Луиза; б)Гайникамал; в)Гөлгенә.

6.Төрмә камерасында Х.Туфан кем белән очраша?

а) Г.Тукай; б)Ф.Кәрим; в)М.Кәрим.

7.Бирелгән шигырьләрнең кайсысы X. Туфанныкы?

а) «Кайсыгызның кулы җылы?» ; б) » Авыл» ; в) » Кораб».

8.» Илдә ниләр бар икән?» шигырендә сүз кем турында?

а) дусты; б)хатыны; в) туган иле.

9.Х.Туфанның чын исеме ничек?

а) Хәсән; б) Хизбулла; в) Дуфан. Ю.Х.Туфан

кайчан үлгән?

а) 1956 нчы елда; б) 1940 нчы елда; в) 1981 нче елда






See also:
Яндекс.Метрика