Урок татарского языка во 2 классе по теме Й яюе хрефлре


Илһамова Җәвидә Фатиховна

Сарман районы Иске Минзәләбаш урта гомумбелем бирү мәктәбе. 2 нче сыйныфта татар теле дәресе.

ТЕМА. ” Й, я,ю,е хәрефләре” темасын ныгыту.

МАКСАТ. 1. Укучыларны бирелгән хәрефләр кергән сүзләрне дөрес итеп язарга өйрәтү.

2. Сөйләм телен,фикерләү сәләтен,хәтер үстерү; сайлау,чагыштыру,төркемләү күнекмәләрен ныгыту.

3. Укучыларда түземлелек, игътибарлылык сыйфатлары тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ. 1.Алфавит. Аю,куян,тиен рәсемнәре, биремле яфраклар, слайдлар, рәсемнәр.

МАТЕРИАЛ. 1. А..Х.Нуриева.”Татар теле”. (2-сыйныф өчен дәреслек)

ДӘРЕС ПЛАНЫ.

I. ОЕШТЫРУ ӨЛЕШЕ. 1. Шигъри исәнләшү.

— Исәнмесез, укучылар!

— Исәнмесез, саумысыз!

— Кәефләрегез ничек?

— Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

-Ә хәзер балалар, миңа күрсәтегез әле! Җил ничек исә? Кояш ничек чыга? Яңгыр ничек ява? Укучы балалар ничек утыралар?

2. Бүгенге көн турында сөйләшәбез.Бүгенге число.Атна көне,Һава торышы.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

«Танышу” темасына диалог төзү. Бүген безгә кунаклар килгән, аларны үзебез белән таныштырып үтик әле:

— Синең исемең ничек? Ә син кем?.Сиңа ничә яшь?

-Мин укытучы, мәктәптә эшлим, ә син нишлисең ?Син кайда яшисең? Афәрин, укучылар! Ә хәзер кем үзе турында сөйләп күрсәтә? (2 укучы монолог төзи)

2. Сәяхәткә чыгу. Укучылар, бүген безнең тагын кунакларыбыз бар. Алар адашканнар, безгә аларны урманга кадәр озата барырга кирәк. Моның өчен урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү зарур. Урман кагыйдәләре: -Шаулама! -Чүпләмә! -Агачларны сындырма! -Учак якма! Хәзер урман эченә керсәк тә була.

1) 1нче каршылык. Укучылар, юлны яфраклар каплаган. Без аларны тәртипкә салырга тиешбез. Моның өчен яфракларга язылган биремнәрне үтәргә кирәк.

— Сез нинди хәреф күрәсез?(й)

-Бу хәреф һәм ул хәрефне белдергән аваз турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?(укучыларның җаваплары).

— Й,й хәрефләрен язу. И хәрефенең өстенә

Сызсаң әгәр ярымай.

“Кыска и” хәрефе

Килеп чыга ул шулай.

2) 2 нче каршылык. Слайдлар .Яфракларны җыюны дәвам итәбез. Табышмакларны укы, җавабын яз.

1. Төнлә калка, 2. Аяксыз, кулсыз өй саклый.

Көндез югала. (ай) (йозак).

3. Бер кошым бар: тынмый, 4. Бәләкәй генә ак тана,

Агачка оя кормый. Борыным бар. дип мактана.

Өе- җирдә, (чәйнек)

Җыры- күктә. (тургай)

5. Әйләнгән саен калыная. 6. Ике оч, ике балдак,

(йомгак) Уртасында бер кадак.(кайчы).

7. Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт.(кыяр)

1. Сүзләрне уку, й хәрефенең сүзләрнең кайсы урыннарында килүен ачыклау,язылышын аңлату.

-Игътибар белән карагыз әле, бу сүзләр нәрсә белән охшаш? (барысында да й хәрефе )

-Кайсы сүз артык?

— Й сүзләрнең кайсы урыннарында килгән? (укучыларның җаваплары).

— Кайчан сүз башында языла?

Нәтиҗә: Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә.

2. Пауза.

3) 3 нче каршылык. Сүзләрне төркемләү.

— Балалар,әйдәгез үзебезнең кунакларга игътибар итик әле.Аларның исемнәрен язып куйыйк.

Аю Куян Тиен

— Хәзер әйдәгез, шушы сүзләр арасыннан аларга иптәш эзлик .Нинди билгеләренә карап сүзләрне сайларбыз?

( Суер,юлбарыс, ябалак,яфрак,елан,юкә,каен, юлдаш,елга,юа, кояш,яңгыр.

Сүзләрне укыту.БУ хәрефләр турында нәрсәләр беләбез?

(Аваз кушылмаларына билге булып йөриләр?)

Я хәрефе нинди аваз кушылмаларына билге булып йөри?(ю,е хәрефләре)

Без каршылыкларны уңышлы гына үттек. Безнең дусларыбызга иптәшләр дә булды, алар үз эшләре белән мавыксыннар. Бераз ял итик тә ,кайтыр юлга чыгыйк.

Пауза.

3. Юлны дәвам итү. Хәзер нәтиҗә ясыйк инде. Мин башлыйм,сез дәвам итәсез.

— Й хәрефе сүз башында ………….(о,ө хәрефләре алдында гына языла)

— Я хәрефе………..({йа],{йә]кушылмаларына билге булып йөри.)

— Ю хәрефе…………

— Е хәрефе……………

— Я(ю,е.) хәрефе артыннан ……….

III. Алган белемнәрне куллану.

Карточкалар буенча эш.

Нокталар урынына й, е, я, ю хәрефләренең тиешлесен куй.

Ко…ш, …рган , ка…н, …олдыз, ка…мак, …кә, би..ләй , ка..ш, …ңгыр, ка…нар, …лга.

Тест биремнәрен үтә.

Й хәрефе сүз башында……………

А) О хәрефе алдыннан гына языла.

Б) Ө хәрефе алдыннан гына языла.

В) О, Ө хәрефләре алдыннан гына языла.

2. Аваз кушылмаларына билге булып йөрүче хәрефләр:

А) В, Г,К .

Б) Е,Ю, Я.

В) Ц, Щ.

3. Дөрес язманы билгелә.

А) Я хәрефе артыннан а хәрефе языла.

Б) Й хәрефе сүз башында гына языла.

В) Й хәрефе сүз башында, сүз уртасында һәм сүз ахырында языла.

4. Дөрес язылган сүзне билгелә.

А) йылга;

Б) елга;

В) еылга;

5. Калын әйтелешле сүзне билгелә.

А) ябалак;

Б) юкә:

В) төлке;

IV. Дәрескә йомгак ясау.

Бүген дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Дәрес ошадымы?

Билгеләр кую.

Өй эше бирү.






See also:
Яндекс.Метрика