Урок по предмету Окружающий мир для 1класса по ФГОСТема Кышын кошларга ничек ярдм итрг


Тема

Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә?

Максат

Кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү.

Бурычлар

-укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;

-табигать шартларының кошлар тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;

-телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

-табигать объектларын практик тикшерә белү күнекмәсен үстерү;

-төркемнәрдә эш тәҗрибәсен формалаштыру;

-балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кышлаучы һәм күчмә кошлар дөньясының төрлелеген белү.

Кошлар турында кайгыртуда турыдан — туры катнашырга өйрәтү

Төп төшенчәләр

ел фасылы

-кышлаучы кошларның исемнәре

-җимлек төрләре

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку,технология, математика, татар теле.

Ресурслар:

төп

өстәмә

Дәреслек”Әйләнә-тирә дөнья” О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов , 1 класс

38-39-битләр; эш дәфтәре,29-бит; кулланма, 82-84-бит;”Туган тел”дәреслеге,24-бит; “Әйләнә-тирәбездәге дөнья”1-кисәк,54-55бит, хрестоматия, компьютер, җимлекләр, җимнәр, кошлар рәсемнәре, карточкалар,сигналлар, магнитофон, презентация.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш

Тема

Кошларга кышын ничек ярдәм итәргә?

Максат

Кышлаучы кошларны күзәтеп укучыларның тормышчан тәҗрибәләрен камилләштерү.

Бурычлар

-укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен киңәйтү;

-табигать шартларының кошлар тормышында нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;

-телдән сурәтләү буенча кошларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

-табигать объектларын практик тикшерә белү күнекмәсен үстерү;

-төркемнәрдә эш тәҗрибәсен формалаштыру;

-балаларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗә

Кышлаучы һәм күчмә кошлар дөньясының төрлелеген белү.

Кошлар турында кайгыртуда турыдан — туры катнашырга өйрәтү

Төп төшенчәләр

ел фасылы

-кышлаучы кошларның исемнәре

-җимлек төрләре

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья, әдәби уку,технология, математика, татар теле.

Ресурслар:

төп

өстәмә

Дәреслек”Әйләнә-тирә дөнья” О.Н.Федотова, Г.В.Трафимова, С.А.Трафимов , 1 класс

38-39-битләр; эш дәфтәре,29-бит; кулланма, 82-84-бит;”Туган тел”дәреслеге,24-бит; “Әйләнә-тирәбездәге дөнья”1-кисәк,54-55бит, хрестоматия, компьютер, җимлекләр, җимнәр, кошлар рәсемнәре, карточкалар,сигналлар, магнитофон, презентация.

Эш төре

Фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә эш

Дәрес этабы

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1.Оештыру өлеше (укучылырның эшчәнлеккә кереп китүләре)

Укучылырны эшчәнлеккә кертеп җибәрү.

— Балалар, карагыз әле,безгә бүген күпме кунаклар килгән.Әйдәгез,алар белән исәнләшик әле.

-Хәзер җайлап утырыгыз инде.

— Безнең нинди дәрес әле хәзер?

— Балалар, нәрсә инде ул әйләнә-тирә?

-Менә сез табигать дидегез. Бүгенге табигать турында безгә дежур укучы сөйләп китсен эле. Урамда кайсы вакыт? Һава торышы нинди? Нинди үзгәрешләр булды? Бүген кайсы көн? Атнаның ничәнче көне?

Исәнләшү.

Әйләнә-тирә дөнья дәресе

Табигать, һава, үсемлекләр, хайваннар, кошлар,кешеләр, йолдызлар, елгалар,һ.б.

Дежур укучының сөйләве.

2.Белемнәрне актуальләштерү.

“Яңа белем ачу” өчен кирәк булган материалны табу.

-Балалар,әйдәгез,тагын бер урамга карыйк әле.Урамда сез кыш дидегез.Ә кыш икәнен кайдан белдегез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр булды?

-Дөрес әйтәсез, кыш җиткәч,бөтен җирне кар каплады, барлык нәрсәләр кар астында калды. Сез ничек уйлыйсыз,кыш көне кемнәргә авыр икән? .(һәрбер рәсемне тактага куя барам)

— Дөрес, балалар, сез санап киткәннәр барысы да дөрес. Ләкин иң авыры кемгә икәнен бергәләп ачыклап китәрбез.

Кар яуды, суык,салкын җил исә, агачларның яфраклары коелып бетте.

Кешеләргә, кошларга, хайваннарга, агачларга, үсемлекләргә.

3. Уку мәсьәләсен кую.

кыенлыклар тууны ачыклау,дәрес максатын,темасын ачыклау өчен сораулар бирү

— Кыш кешеләргә авырлык тудырамы?

Авырлык тудырса да без кышны җиңел генә уздырып җибәрә алабыз, чөнки газ янып тора, җылыда утырабыз, ашарга җәйдән әзерләп идән асларына төшереп куйдык, шуны алабыз да ашыйбыз, җитмәсә кибеткә китәбез.Урамда туңмыйбыз, чөнки киемнәребез җылы. Шулай булгач, иң авыры безгә була аламы инде?

— Үсемлекләргә авыр микән, ничек уйлыйсыз? Кыш көне алар кайда соң?

-Шулай булгач, иң авыры аларга була аламы инде?

— Хайваннар кыш көне кая китте? Узган дәресләрдә без сезнең белән ул турыда сөйләшкән идек. Кайбер хайваннар көз көне үк җылы өннәренә кереп яттылар.Кайберләре туннарын алмаштырдылар.

Кайберләре ашарларына көздән үк әзерләп куйдылар.

Шулай булгач,иң авыры аларга була аламы инде?

Магнитофоннан кош тавышлары яңгыратам.

Балалар,нәрсә тавышлары ишеттегез? Таныган кошларыгыз юкмы соң? слайд1

-Алар нәрсә дип әйтәләр икән, ничек уйлыйсыз?

Әйе.

Юк.

Алар кар юрганы астында калдылар. Аларга анда җылы, дым бар.

Юк

аю,керпе,бурсык

Куян

Тиен

Юк.

чыпчык,ала карга,саескан, күгәрчен,песнәк,чәүкә,тукран һ.б

Безгә суык, ашыйсыбыз килә

-Узган дәрестә без сезнең белән аларны нинди кошлар дип атадык әле?

-Кышлаучы кошлар – исемнәреннән үк күренгәнчә, алар бездә кышлыйлар.

— Кошларның тагын ниндиләре була әле?

-Күчмә кошлар -көннәр суыта башлау белән, кышлау өчен җылы якларга китәләр.

— Балалар, безнең якка кышларга килүче кошлар юкмы икән? Мин сезгә бер кызык мәгълүмат та әйтеп китим әле. Кайбер кошлар безгә кышларга киләләр икән. Менә алар слайд4

(чечетка-ясмык чыпчыгы,снегирь-карабүрек,свиристель- черелдәвек,

щур- корташар.)

-Ә хәзер сезнең белән кошлар турында бер уен уйнап алабыз.Мин сезгә җөмләләр укыйм, сез бу җөмлә кошлар турында булса, партагыздагы кызыл билгене күтәрегез, киресенчә булса, зәңгәр билгене күтәрегез.

* Тәне каурый белән капланган

*Тешләре бар

*Томшыгы бар

*Азыкны томшыклары һәм аяклары белән эзлиләр

*Аяклары ике пар

*Озын йонлач койрыклары

* Очалар

* Төрле тавышлар чыгаралар

* Безнең якларда да кышлыйлар

* Җылы якларга да китәләр

— Димәк, без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәбез икән?

— Кыш көне бездә нинди кошлар булды инде?

— Димәк,без кышлаучы кошлар турында сөйләшербез икән.

кышлаучы кошлар слайд 2

күчмә кошлар слайд3

(+)

(-)

(+)

(+)

(-)

(-)

( +)

(+)

(+)

(+)

кошлар

кышлаучы кошлар

4.Яңа белем ачу.

Ф и з м и -к а

Мәсьәләне ачыклау, чишү юлларын табу.

1.- Балалар, әйтегез әле, ни өчен кошларның барысы да җылы якка китми икән? Оча белмиләр микәнни?

— Ә кышлаучы кошлар нәрсә ашыйлар икән соң?

— Ә алар беткәч?

— Менә без дә ярдәм итә алмыйбыз микән аларга?

2. Шигырь уку. Г. Лотфи “Балалар ярдәм итә” (Язучының рәсемен эләм)

— Балалар, бу язучы безнең күрше Иске Өҗем авылында туган. Димәк,ул безнең яклардагы кошлар турында язган булып чыга инде.

3. –Ни өчен кошлар кышын кеше яшәгән җирләргә якынрак киләләр икән?

— Ни өчен аларга ярдәм итәргә кирәк? Без ничек ярдәм итә алабыз?

— Мин сезгә өйгә бирем дә биреп җибәргән идем. Өегез янына җимлек ясап элергә. Җимлегегезгә нинди кошлар килде соң? Күзәттегезме? слайд 5

Бездә кыш көне азык таба алабыз дип уйлаганнары кала, ә калганнары китә.

балан,миләш, агачларда калган җимешләрне

җавап

Җавап

(балаларга сөйләтү.)

5. Беренчел ныгыту.

Яңа белемне ныгыту, кабатлау.

1.Карточкалар белән эш.

Син куйган җимлеккә килгән кошны тап һәм буя.(кушымта №1)

2.Дәреслек белән эш.

Рәсемнәрне карагыз,җимлегегезгә килгән кошларны табыгыз.

6. Мөстәкыйль эшләү,үз-үзләрен тикшерү.

һәркем үзенә нәрсә эшли белүе-белмәве турында нәтиҗә ясарга тиеш.

-Ни өчен барлык кошларны да тоташтырмадыгыз?

1. Эш дәфтәренең 29нчы битендә эшләү: Кошларны таны,исемнәрен яки баш хәрефләрен яз.

2.Төркемнәрдә эш. Кышлаучы кошларның рәсемнәре белән исемнәрен тоташты-рырга.(кушымта №2) Эшләрен алмаштырып, үзара тикшерү. Слайд №6дан тикшерү.

чөнки алары күчмә кошлар

7.Яңа белемне белемнәр системасына кертү,кабатлау,ныгыту.

1. Балалар мин сезгә кышлаучы кошлар турында кызыклы мәгълүматлар укып китмәкче булам. (тукран, чукыр,черелдәвек) Күрдегезме, балалар, кошлар үзләре нәни генә, үзләре нинди серле икән.

2. — Без сезнең белән кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

3. Сүзлек эше.

— Балалар, менә монда сезнең өчен бер кызык сүз бар әле. Кем укыды безнең?

-Әйе,дөрес,меню. Нәрсә соң ул меню?(Тактага меню сүзен эләм, аңлатма бирәм.) Меню – ул аш төрләрен күрсәткән исемлек.

Әйдәгез, без дә меню төзеп карыйбыз.(меню төзү, тактага куя барам)

— Мин сезгә өйгә кечкенә генә эш биргән идем. Җимлекләр ясап килергә.

Әйдәгез,карыйк әле,кошлар өчен кемнең җимлеге иң уңайлысы икән?(карау)

-Җимлекләрне кая эләбез инде?

Әйе,балалар,ул җимлекләр кошларга килеп кунарга җайлы да булсын, сезгә җим салырга да уңайлы булсын.Әле безнең җимлекләргә нинди кошлар килгәнен күзәтәсебез дә бар. Димәк, мәктәп тәрәзәсеннән дә күренеп торырга тиеш икән әле алар.

— Ә җимлекләребезгә нинди җимнәр салып була инде?

Мәктәптә сез ашагач калган ипи валчыкларын да җыеп барып ,шул җимлекләргә салып кайтып китә торган булырбыз.

— Дәрес беткәч,без сезнең белән җимлекләребезне элеп тә керербез.

2. Слайд №7дән җимлекләрне, җимнәрне карау.

җимлекләр элеп,җим

салабыз



Страницы: 1 | 2 | Весь текст


See also:
Яндекс.Метрика