Урок по обучению грамоте по теме Буквы Гг звуки Ггна татязыке


Тема

[гъ] ,[г]авазлары һәм Г,г хәрефләре.

Дәреснең максатлары

Бурычлар

-укучыларны [гъ] ,[г]авазлары белән таныштыру,бердәрәҗәле сүз модельләре нигезендә ,бу авазларны дөрес әйтергә өйрәтү;

— икедәрәҗәле сүз модельләре нигезендә, сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

-уку хезмәте культурасы тәрбияләү;

— [ гъ ] [г ] хәрефләре белән таныштыру ;

-фонематик ишетү һәм авазны дөрес әйтү культурасын үстерү;

Планлаштырылган нәтиҗә

Укыганда [гъ] ,[г]авазларының дөрес әйтелешенә һәм кеше исемнәренең баш хәрефтән язылуына төшендерү.

Төп төшенчәләр

Төшенчәләр:

-сузыклар;

-тартыклар;

-кушылма авазлар.

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья.

Ресурслар:

-төп

-өстәмә

-“Әлифба” дәреслеге, 1 сыйныф. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р. Р. Шәмсетдинова.

-Методик кулланма “Әлифба”. И. Х. Мияссарова,

Ф. Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова.

Пространствоны оештыру

Фронталь, парларда, индивидуаль.

Дәрес этаплары

Максат

Укытучы эшчәнлеге

Укучыларның эшчәнлеге.

Планлаштырылган нәтиҗә.

Л-шехес буларак

Р-көйләгеч

П-танып-белү

К-коммуникатив

I этап

Оештыру өлеше

Максат: укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру

-Исəнмесез, балалар!

-Хəерле көннəр сезгə!

-Зиһен һəм тел ачкычлары

Телимен һəммəгезгə.

-Рəхмəт!

-Хəерле булсын безнең дəресебез!

-Хəерле булсын безнең һəрбер эшебез!

-Укучылар , бүген көн нинди матур. Күрәм, сезнең кәефләрегез яхшы. Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик, елмаешыйк. Кунак апаларны карагыз, аларга да елмаегыз.

Укытучыга игътибар итү

II этап

Актуальләш

терү

Укучыларның өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләргә аера белүләрен ныгыту.

–Укучылар хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм. Ә сез җавапларын әйтерсез.

1)Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат. (Суган)

2)Исе юк, төсе юк

Аннан башка тормыш юк. (Су).

3) Яңгыр яуса түм-түгәрәк

Канатымны ачамын.

Кояш чыкса тап-тар гына

Фатирыма качамын. (Зонтик).

Балалар, суган,су, зонтик сүзләренең беренче

авазларын әйтеп карыйк әле.

[с ] [з ] нинди авазлар? ( Саңгырау тартык аваз).

— Димәк , без үткән дәрестә нинди авазлар белән таныштык? Бу авазлар нинди хәрефләр белән билгеләнде?

П

Өйрәнгән хәрефләрне сузык аваз белдерүче, тартык аваз белдерүче хәрефләр дип бүләбез.

III этап

Яңа материал өстендә эш.

Максат: Г хәрефен тикшерү;

-нинди аваз белдерә;

-сүзнең кайсы урынында килә ала;

-ничек укыла.

Г хәрефе кергән сүзләр уйлату.

1. Шигырь укыла. Тактага гөл рәсеме ябыштырыла.

Лена Шакирҗанова “Гөлләр”

Үстерде гөлләр Гөлнара

Шундый матурлар алар.

Урамнан үтүчеләр

Бары да сокланалар.

Гөлнара үстергән гөлләр

Күмелделәр чәчәккә.

Ул аларны бүләк итеп

Алып килде мәктәпкә.

— Укучылар, бу шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

— Сез дә әниләрегезгэ гөлләр үстерегә булышасызмы? Гөлләрне яратасызмы?

— Хәзер әйдәгез, гөл сүзенең һәр авазын әйтеп карыйк.

— Бу сүз нинди авазга башлана? Ул безгә танышмы? (Юк, бу аваз безгә таныш түгел).

— Димәк, без бүген нинди яңа аваз белән танышачакбыз?

— Без бүген [ гъ ] [г ] авазы белән танышачакбыз.

Әлифбаның 54 битендәге суган, гөл рәсемнәренә һәм алар астындагы бер дәрәҗәле схемаларга карап, һәр сүздәге [ гъ ] [г ] авазларын табу, урыннарын билгеләү.

— Суган рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([ гъ ] авазы)

-Гөл рәсеме астындагы аваз схемасында кайсы аваз уртасында нокта булган квадрат белән билгеләнгән? ([ г ] авазы

— [ г ] авазы сузык авазмы, тартык авазмы?

— Ни өчен тартык аваз дип уйлыйсыз? Ул кайда ясала?

-Чөнки үпкәдән килгән һава агымы тамак төбендә тоткарланып кала. Ул тел артында ясала).

Нәтиҗә: [ гъ ] [г ] авазы — яңгырау тартык аваз.

3.Дәреслектән баганалап бирелгән кушылмаларны укыту.

— 1 баганадагы кушылмаларны ничек укыдык? Ни өчен?

— 2 баганадагы кушылмалар ничек укыла?

4. Физкультминутка

Без әле бераз ардык.

Ял итәргә уйладык.

Башны алга иябез,

Ә аннары — артка

Унга-сулга борабыз.

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез.

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып.

Күңелле ял итәбез.

5. Укучылар ,әйдәгез, г хәрефе кергән сүзләр уйлыйк әле. (Гөл, гөмбә, гаилә, дага, дуга, тага, Гөлназ, Галия һ.б.) Г хәрефе сүзнең кайсы урынында килә ала?

6. Дәреслек өстендә эш. ( 54 бит)

Укучылар рәсем астындагы сүзләрне укыйлар.

Аваз-хәреф анализы ясау.

Суган — 5 аваз, 5 хәреф, 2 иҗектән;

Гөл -3 аваз,3 хәреф, 1иҗектән;

Дага — 4 аваз, 4 хәреф, 2 иҗектән;

Гүзәл -5 аваз, 5 хәреф, 2 иҗектән тора. Лилия сүзе нигә баш хәрефеннән язылган?

-Укучылар, г хәрефе ничә аваз белдерә икән?

-1 аваз белдерә. [ гъ ] [г ],

-Хәреф саны белән аваз саны туры киләме?

-Килә, чөнки г хәрефе бер аваз белдерә.

-Укучылар игътибар иттегезме г ны ничә төрле укып була?

-Ике төрле: калын һәм нечкә итеп укып була.

-Ничек белергә аның калын итеп [ гъ ] дип, нечкә итеп [ г] дип укылышын.

7.Фразаны тәмамла уены

га – га – га әти кадак кага.

гә — гә — гә әни яулык тегә (чигә)

ка – ка – ка ярда ята бер бака

кә — кә — кә елга ярлары текә

8. Дәреслекнең 55 битендәге сүзләрне укыйбыз.

Игътибар итегез, кайсы сүзләр калын, кайсылары нечкә укыла.

Баганалап бирелгән сүзләрне уку.

-Укучылар, кайчан г ны калын итеп, кайчан нечкә итеп укыйбыз.?

-Күрше иҗектә калын сузык булса, [гъ] дип, нечкә сузык булса. [г] дип укыла.

9. Дәреслектәге “Яран гөл” текстын уку. Җөмләләрне тыныш билгеләренә карап укырга өйрәтү.

— Өченче җөмләдә сүзләр арасына нәрсә куелган?

(сызык куелган).

— Сызык куелган урынны ничек укырга кирәк?

— Сызык куелган урында тукталып алырга,пауза ясарга кирәк.

— Гөлназ, Галия, Гөлүсә сүзләре арасына нәрсә куелган?(Өтер куелган.)

— Димәк, бу сүзләрне ничек укырга кирәк?(Санаган кебек укырга кирәк).

10. “Идел елгасы” текстын уку. Текст буенча әңгәмә һәм сүзлек эше үткәрелә.

11. Таблицада бирелгән кеше исемнәрен уку. Укыганда [ гъ ] [г ] авазларының дөрес әйтелешенэ һэм кеше исемнәренен баш хәрефтән язылуына игътибар иттерелә.

К-коллектив әңгәмәдә катнашу.

Р-дәреснең максатын кабул итү.

Баш миенә штурм.

П-проблемалы сорауны хәл итүдә катнашу.

Проблема тудыру

К

Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.

IV этап

Алган белемнәрне ныгыту, гомумиләш-терү.

V этап

Йомгаклау.

Рефлексия.

.

Максат – дәрестә эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

VII. Итог урока. Рефлексия деятельности.

-Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез? беләм

Схема буенча сөйләгез: мин истә калдырдым

эшли алдым

Алган белемнәрне ныгыту

Эшләнгән эшләргә йомгак ясау.

1.Укучылар, нинди таякчык та килгән безгә?

— Тылсымлы таяк. (Сүзләрне уку.) Болар – бер генә авазы белән аерылып торган сүзләр.

— Парлап бирелгән сүзләр кайсы хәрефләре белән генә аерыла? Алар нинди авазларны белдерә?

— Нинди сузык аваз хэрефләре янында г(гэ) хәрефе [ гъ ] авазын белдерә?

2.Газизә сүзе эченә яшеренгән сүзләрне табу.

-Укучылар, сез нинди яңалык алдыгыз?

-Нәрсә ошады?

-Үзегезнең белемне ничек бәялисез?

Дәрестә нәрсәләргә өйрәндегез?

Схема буенча сөйләгез:

беләм

мин истә калдырдым

эшли алдым

Мин сезгә дәрестә актив булганыгыз өчен матур рәсемнәр бүләк итәм

Укылышка, мәгънәдәге аерымлыкка игътибар итү.

Р- бәяләү

Үз-үзен бәяләү.






See also:
Яндекс.Метрика