Туган якка язлар кил


Тема: Туган якка язлар килә…

Гомәр Бәшировның “Яз” хикәясе белән танышу. (3нче сыйныф)

Максат: дәреснең темасы белән танышу;

язучының тормыш һәм иҗат юлы турында белешмә бирү;

хикәя белән танышу, сәнгатьле һәм тасвирлы итеп уку;

туган як табигатенә һәм халкыбыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедийный проектор, китаплар, рәсемнәр.

Дәрес барышы:

I.Оештыру.

Яз турында җыр яңгырый “Яратам мин язларны.”

Укытучының кереш сүзе:

Ах, бу язлар,

Җылы язлар.

Күңелләргә рәхәт биргән

Назлы язлар.

Ах, бу язлар,

Иркә язлар.

Хыялыма канат биргән

Матур язлар!

Укучылар! Табигатьтә кар-буранлы, салкын кышның соңгы ае хакимлек итсә дә, җылы яз сулышы сизелә. Аяз күгебездә якты кояш балкый, өй кыекларыннан тамчылар тама, чыпчыклар чыркылдаша. Безнең күңелләребез дә туган ягыбызга ягымлы яз килүенә шатлана.

Сезгә алдагы дәрестә өй эше итеп яз турында шигырьләр язарга бирелгән иде. Сезнең иҗат эшләрегез белән танышып китик әле.

(Укучылар сәнгатьле итеп үзләре язган шигырьләрен укыйлар.)

Укучылар , без бергәләшеп сезнең яз турындагы шигырьләрегезне тыңладык. Ә хәзер язгы табигатьне күзәтик әле(язгы табигать турында презентация күрсәтелә.

II. Халык әйтсә, хак әйтә…

(Яз турында халкыбыз иҗат иткән сынамышлар белән танышабыз. 1).Беренче өлешкә туры килгән сынамышларны туры китереп сайлап куябыз.

-Язның бер көне су- анасы

-Кояш-уңышның атасы ел туйдыра

-Март башында тамчы тамса җәй яхшы килә

-Апрель азагында җылы яңгыр яуса май салкын булыр

-Апрель артык җылы килсә игеннәр уңар

2). “Сез беләсезме?”(кызыклы фикерләр белән танышу)

-кара каргалар,әйләнеп кайтып, шунда ук бердәм рәвештә үз ояларын рәтләргә тотынсалар, бер-ике көннән җылы, матур һава була.

-карга томшыгын канат астына яшерсә, ә каз үзенә тәпиен кысса, иртәгесен салкын була.

3). “Табышмак әйтәм, син уйла!”( яз фасылына карата табышмакларның җавапларын табу).

-Ала сыер ятып кала,

Ак сыер торып китә.(яз)

-Сикереп төшә, бозны тишә.(тамчы)

— Егет егетлеген итә,

Елмаеп боз эретә.(кояш)

-Көзен туа, язын үлә.(боз)

-Өй артында ак тана,

Мөгезем бар дип мактана.(боз сөңгесе)

-Ак сыер- торыйк ди,

Кара сыер-ятыйк ди.(яз көне кар белән җир)

III. Физкульминутка

— Әй, балалар, карагыз!

Тышта инде килде яз.

— Әйе, әйе күрәбез,

Яз килгәнне беләбез.

— Я, балалар, сөйләгез

Ничек итеп килде яз?

— Шатланышып кошлар кайта,

Алмагач чәчәк ата.

Күктә кояш җылыта,

Песи җылыда ята.

Тып-тып тамчылар тама,

Урамда сулар ага.

Көн дә яңгырлар ява,

Агачлар яфрак яра.

Без йөрибез урамда

Дуслар белән булганда.

Шатланабыз, биибез

Борчылуны белмибез.

IV. Дәрес темасы: Гомәр Бәшировның “Көннәрнең берендә”хикәясеннән өзек.(“Яз”).

Укытучы: Укучылар! Без бүгенге дәресебездә иң матур ел фасылы-яз турында халкыбызның яраткан язучысы иҗат иткән әсәр белән танышырбыз. Гомәр Бәшировның “Көннәрнең берендә” хикәясеннән яз турында язылган өзек укырбыз.

1.Язучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру(слайдларны күрсәтеп сөйләп бара).

2.Укытучы хикәяне сәнгатьле итеп кычкырып укый.

3.Сүзлек өстендә эш(тыкрык, басу, көязләнеп, алачык).

4. Укучылар хикәяне сәнгатьле итеп “чылбырлап” укыйлар”.

5. Хикәя буенча сорауларга җавап бирү.

6.Хикәядә язучы яз билгеләрен ничек сүрәтләгән.

V. Өйгә эш : язгы табигать турында хикәя буенча рәсем ясарга(рәсем конкурсы).

VI. Укучыларга билгеләр куела.

VII. Дәрескә йомгак.






See also:
Яндекс.Метрика