Трле хайваннар кышка ничек зерлнлр


Актаныш районы Иске Җияш башлангыч мәктәбе.

Тема: Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

(Әйләнә- тирә дөнья фәненнән дәрес эшкәртмәсе,

2 сыйныф)

2 категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Миңнеголова Светлана Шаехтимер кызы

2013,4 нче декабрь

Тема: Төрле хайваннар кышка ничек әзерләнәләр

Максат:

— Укучыларны сөйрәлүчеләр, җир-су хайваннары һәм кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүе белән таныштыру ;

-Терек булмаган табигатьтәге һәм үсемлекләр дөньясындагы көзге үзгәрешләрнең җәнлекләр тормышындагы үзгәрешләр белән бәйлелеген күрсәтү;

-Туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү

УУЭ:

Шәхес буларак: кешеләр һәм хайваннарның үзара мөнәсәбәтләре турында укуга кызыксыну белдерү; кызыксынган хайваның турында текст төзүгә иҗадилык.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләү; белемнәрне кызыксынган хайваннар турында хикәя төзегәндә куллану.

Коммуникатив: үз фикереңне формалаштыру; парларда эшләгәндә үз фикереңне иптәшең фикере белән килештерә белү.

Регулятив: биремнәрне үтәү, үтәлешенә үзбәя һәм үзара бәя кую.

Дәрес тибы : яңа белемнәр бирү .

Җиһазлау: А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая “Әйләнә- тирә дөнья”, 2 сыйныф, 1 кисәк,эш дәфтәре , ручка, карандаш, презентация, компьютер.

Укучыларда—кайчы, клей.

Дәрес барышы

Мотивлаштыру ориентлаштыру этабы.

-Хәерле көн, укучылар, яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз. Бергәләп өй эшләрен тикшерик әле. Без узган дәрестә күчмә һәм кышлаучы кошлар турында белдек. Әйдәгез аларны искә төшереп үтик.

Тест эшләү.

1.Кайсы группада күчмә кошлар гына күрсәтелгән?

А) челән, карлыгач, ала карга

Б) яр карлыгачы, сыерчык, кыр үрдәге

В) чыпчык, песнәк, күгәрчен

2.Беренче булып җылы якка очып киткән кошлар нәрсә белән тукланалар?

А) бөҗәкләр

Б) җиләкләр

В) ашлык

3.Кошлар гына булган группаны билгелә.

А) чыпчык, торна, песнәк

Б) карлыгач, аккош, ала карга, тавык

В) миләш чыпчыгы, саескан, үрдәк, ярканат

4.Нинди кышлаучы кошлар көз көне азык туплый?

А) песнәк

Б) күкшә

В) күгәрчен

5.12 ноябрь халык календарендә нинди көн?

А) казлар көне

Б) песнәкләр көне

В) торналар көне

II.Актуальләштерү.

-Кыш кошлар тормышын үзгәрттеме?

-Без ни өчен кошларга җимлекләр куйдык?

-Укучылар,тәнәфес вакытында җимлеккә килгән кошларны күзәтәбез,анда күбрәк нинди кошлар килә?

-Чыпчык,песнәк,сирәк кенә саескан.

-Тагын нинди кошларны беләсез7

Карлыгач,сыерчык,торна.

-Алар кайда кышлыйлар?

III.Уку мәсьәләсен кую.

Укучылар сез кроссворд чишәргә яратасызмы?Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавапларын табарсыз.

1.Урманнан чыгар,үзе чуар.(Боҗыр)

2. Түшләрендә кояш төсе Аркасында яз төсе. Кышын тәрәзәмә килеп: “Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк)

3.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса,урманны яңгырата.(Тиен)

4. Үзе ялагай, үзе хәйләкәр

Ул нәрсә булыр,

Я, әйтеп җибәр.   (Төлке)

5. Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым”  диеп  сөя.  (Керпе)

6.Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.(Куян)

-Нинди сүз килеп чыкты?

-Җәнлек.

-Кыш җитү җәнлекләр тормышын үзгәртәме?

-Тагын нинди җәнлекләр шундый үзгәреш кичерә?

-Күчмә кошлар җылы якларга очып китәләр, ә кыргый хайваннарның андый мөмкинлекләре бармы? Алар кышның кырыс шартларына ничектер яраклашырга мәҗбүр.

Проблемалы сорау :

-Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, суыклар башлану белән бакалар, еланнар, гөберле бакалар кая юкка чыгалар икән?

Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр икән?

-Без бүген төрле хайваннарның кышка ничек әзерләнүләре турында сөйләшербез.

IV.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

I адым . Җир-су хайваннарының һәм сөйрәлүчеләрнең кышка әзерләнүләре.

1.Дәреслектән беренче абзацны укыту — 98б.

2.Ныгыту. Эш дәфтәреннән № 1бирем 58 бит : укучылар сурәтләү буенча хайваннарны табалар, исемнәрен язалар, рәсемен табып, ябыштыралар. Биремнәрне төркемнәрдә эшлиләр, аннары дөреслеге тикшерелә.

3.Нәтиҗә.

Җәй азагыннан алып көз беткәнче җәнлекләр кышка әзерләнүдән туктамый.

Бакаларның, гөберле бакаларның һәм еланнарның тән температурасы әйләнә-тирә температурасына тигез. Сезнең баканы яки еланны кулыгызга алып караганыгыз юкмы? Алар сезгә җылы тоелдымы, әллә суыкмы? Кешенең температурасы 36,5 градус. Җәй көне һава температурасы.25-30 градус. Көз көне һава температурасы төшә. Еланнар кояшта кызыну өчен агач төпләренә үрмәләп менә. Алар туклана торган бөҗәкләр юкка чыгалар. Көзен еланнар берничәшәр булып төп астына кереп качалар. Кышка балыклар су төбенә төшә. Бака, гөберле бака,кәлтә һәм еланнар көзен кышкы йокыга тала.

II адым. Җәнлекләрнең җәйге йоннарын кышкыга алмаштырулары.

1.Дәреслектән икенче абзацны укыту- 98б.

2.Ныгыту.

Рәсем буенча куянның һәм тиеннең җәйге һәм кышкы туннарын күзәтү- 99 бит.( Биремнәрне төркемнәрдә эшлиләр, аннары дөреслеге тикшерелә.)

-Ни өчен куян һәм тиен йоннарының төсен үзгәртә? (җаваплар)

3.Нәтиҗә. Кешеләр генә сезон буенча киенми. Хайваннар дөньясында да “киенүләр” бара. Аларга да җылы туннар турында кайгыртырга кирәк.

Октябрьдән башлап җәнлекләрнең җәйге сирәк йоны урынына куе, йомшак йон үсә.Төлке кызгылт- сары тунын кия . Тиен дә төсен үзгәртә: җәй көне җирән, кышын сорылана.

Куян ак тунын кигән.Башта аның койрыгы, ә аннары арткы аяклары агара. Иң ахырдан аркасының арткы өлеше агара. Ләтчә дә, ас та кышын ап-ак булалар. Карда аларны күрмисең дә. Асның койрык очы гына кара. Ак төс аларга үзләренең корбаннарына күренмәс өчен кирәк.

Куян белән тиеннең дошманнары күп. Ерткыч кошлар,төлкеләр, ябалаклар, бүреләр, этләр. Кешеләрдән дә эләгеп кенә тора бичара куянга. Аның бөтен коралы- озын тәпиләре дә оста итеп кача белүе. Шуңа күрә аларга саклагыч төс кирәк.

III адым. Нинди хайваннар һәм ничек кышка азык әзерлиләр .

1.Дәреслектән өченче абзацны укыту — 99 бит

2. Ныгыту.

Эш дәфтәреннән № 3 бирем, 59 бит. Кышка азыкны кайсы хайваннар әзерләгән?(исемнәрен язарга) Мөстәкыйль эшләү,аннары тикшерү.

3.Нәтиҗә.

Тиеннең кышка азык туплаганын беләсең. Ул гөмбә, чыршы-нарат күркәләре, чикләвекләр, агач бөреләре, җиләкләр белән туклана.Аларны оясына, агач куышларына, мүк араларына яшереп куя. Бер тиен 2000гә кадәр гөмбә җыярга мөмкин, бигрәк тә майлы гөмбә. Ләкин бер ел икенчесенә охшамый. Азык һәрчак мул булмый. Еш кына тиеннәргә, азык эзләп, ачлы-туклы яшәргә дә туры килә. Андый елларда алар,гадәттә, агач бөреләре белән тукланалар, чыршы бөреләрен яратып ашыйлар.

Шәһәр паркларындагы тиеннәр кешеләрнең яннарына ук килеп, кулларыннан азык алырга да курыкмый. Урман һәм паркларның чын бизәге алар.

Игеннәр өлгереп җитүгә, кыр тычканы үзенең оясына бөртек ташый башлый. Кондыз дигән су җәнлеге, агач ботаклары әзерләп, аларны су астындагы оясы янына өеп куя. Бурсык һәм башка җәнлекләр дә азык запасы җыя. Аю кышка бигрәк тә кызык әзерләнә. Җәй көне һәм көз башында аның өчен азык мул була: җиләк-җимеш өлгерә, үсемлек тамырлары татлылана һәм сусыллана, исәпсез-хисапсыз бөҗәкләр оча ( аю кырмыскаларны гаҗәп ярата), кыргый умарта корты һәм шөпшә балын бик тәмләп ашый, солы бөртекләрен дә суыра. Аю күп ашап нык симерә. Май шулай ук азык запасы булып исәпләнә. Көзен бурсык та нык симерә. Төлке, куян, бүре кышка азык запасы әзерләми. Алар кыш көне дә азык таба ала.

Соңгы елларда безнең урманнарда кабан дуңгызлары ешрак очрый. Җәй көне кабан дуңгызлары төннәрен ашарга эзли, ә көндезләрен куе чытырманлыклар эченә яшеренеп ял итәләр. Кышын, киресенчә, төнге салкында , бер-берсенә сыенып, төркемнәргә берләшеп, җылынып йоклыйлар. Көндезләрен азык эзлиләр, имән чикләвекләре, яшел үләннәр табалар, тычканнар, бөҗәкләр эләксә, аларны да ашыйлар. Вакыты белән агач-куак ботаклары да ярап тора.

Пошилар яшь агачларның ботакларын, ылысларын ашыйлар, ауган усакларның кайрысын яратып кимерәләр. Бу азыкның туклыклыгы әллә ни түгел. Натуралист галимнәр санап караганнар: бер поши тәүлеккә 1700 ботак ашый ала икән. Урманчылар пошилар өчен урманнарда печән кибәннәре әзерләп куялар.

Физкультминутка

Кышкы урманда

Кышкы урманга килдек(йөриләр),

Матур урыннар күрдек(кулларны җәяләр):

Тун кигән каен уңда(күрсәтәләр)

Ямь-яшел чыршы сулда(күрсәтәләр),

Кар бөртекләре оча(очу хәрәкәте),

Әйләнеп җирне коча.

Әнә куян сикерә(сикерәләр),

Ул бүредән элдертә(урында йөгерәләр),Без дә аннан качабыз(иеләләр),

Тапмас безне ул явыз.

IV адым. Җәнлекләрнең кышкы йокыга әзерләнүләре.

1.Дүртенче абзацны укыту — 99 бит

2. Ныгыту. Эш дәфтәреннән № 4 бирем 59 бит. (текстны укып, хайван исемнәрен язарга)

3.Нәтиҗә. Кайбер хайваннарның кышкы йокыга талуларына ни сәбәп? Салкынмы? Ачлыкмы?

Бурсыкка да, аюга да кышын азык калмый. Кышкы ачлыктан котылуның чарасын тапканнар бу хайваннар, яталар да йоклыйлар. Аю да, бурсык та җылы канлы хайваннар.Туннары да яхшы, суыклар да куркытмый аларны. Көзен бик күп ашап, май җыялар, симерәләр. Кыш башында, кар төшкәч үк, алар йокларга яталар. Өннәрен тырышып, бик оста әзерлиләр.Урман куелыгыннан иңкү урын табып, анда хуш исле йомшак ылыс , коры мүк түшәп,өйләрен җылыталар да, салкыннар башлану белән тәмле йокыга талалар.

Кыш ахырына таба ана аюның кечкенә, сукыр балалары туа. Алар, чапылдатып, сөт имәләр. Тамаклары туйгач, көчле, зур әниләренең аркасына үрмәлиләр, тәгәрәшәләр; уйнап туйгач, йокыга китәләр. Ач килеш аюны йокысыннан уятсаң, бик куркыныч җәнлеккә әверелә.

Галимнәр хайваннарның мондый халәтен бер сүз белән анабиоз дип атыйлар. Кышын керпеләр дә, кәлтәләр дә, еланнар да, гөберле бакалар да анабиоз хәлендә була. Бу аларга авыр кышкы ачлык чорын үткәрергә ярдәм итә.

Борындык кыш көне йоклый. Туклыклы кедр чикләвеге запасын яз көне генә ашый.

4.Парларда эш. Дәреслекнең 100—101битеннән табышмак- хикәяне укыту.Анда нинди җәнлек турында язылган?

V адым . Ярканатларның кышкы йокыга талуы.

1.100 биттәге текстны укыту һәм фотографияләрне карау.

2.Нәтиҗә. Кышын бөҗәкләр юк. Ярканат ни ашасын? Ул да кыш буе йоклый. Йоклый гынамы, кышын аларны күрсәң, үлгән дип уйлыйсың. Аларның хәтта тән температуралары да 4-5 градуска кадәр төшә, сулыш алулары да тукталган, йөрәкләре дә типми кебек. Юк, үлмәгән алар, бары тик тирән йокыда.

2.Кайвакыт балалар нәни җәнлекләрне, тотып, җәй көне өйләрендә тоталар, ә көз көне җибәрәләр. Бу нәрсә белән куркыныч? Кыргый хайваннарны өйгә алып кайтырга ярыймы? ( укучыларның җаваплары тыңлана)

Ана ярдәменә мохтаҗ бу нәни җәнлекләр тоткынлыкта яши алмый үләләр. Исән калганы да кешеләргә күп кенә күңелсезлекләр китереп чыгара. Андый җәнлекләр,азык табарга өйрәнмәгән булу сәбәпле, иректә дә үләләр.

V. Белемнәрне тикшерү

1.Схема төзетү.

Җәнлекләр

Кышка азык әзерләүчеләр

Азык эзләүчеләр

Йокыга талучылар

2.

2.-Җәнлекләр кышка ничек әзерләнә? Тактада бирем: җәнлекләрне аларның кышлау урыннары белән тоташтырырга

Кырмыска агач кайрысы

Аюлар ләм

Тритон җир астындагы оялар

Күбәләкләр өн

Бакалар кырмыска оясы

3. «Дүртенчесе артык» уены.

1) аю, бүре, төлке, куян (аю йокыга тала)

2) бүре, төлке, поши, болан баласы ( болан баласы)

3) песи, аю, куян, тиен ( песи- йорт хайваны)

4. «Белемнәрне тикшерик»- сорауларга җавап бирү, 101бит.

VI .Рефлексив бәяләү этабы    

беләм

мин истә калдырдым

эшли алдым                          

2.Дәрескә йомгак ясау, билгеләр кую.

-Бакалар,гөберле бакалар,еланнар,кәлтәләр кышны ничек каршылыйлар?

-Көз көне ни өчен җәнлекләр йоннарының төсен алмаштыралар?

-Нинди җәнлекләр кышка азык әзерлиләр,ә ниндиләре әзерләмиләр?Ниөчен?

-Нинди җәнлекләр көз көне җылы якларга очып китәләр?

VII.Өйгә эш бирү.

1.Дәреслектәге текстны укып чыгарга, 98-101 бит

2.Эш дәфтәреннән № 2 бирем, 59 бит.

3. Иҗади эш. Өстәмә чыганаклардан җәнлекләр турында укырга, чыгыш ясарга әзерләнергә.

Кулланылган чыганаклар:

1.А.А.Плешаков, М.Ю.Новицкая “Әйләнә-тирә дөнья” 2сыйныф өчен дәреслек, 1 кисәк.Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2011

2. А.А.Плешаков “Зеленые страницы”, пособие для учащихся, Москва,”Просвещение”, 2012

3. А.А.Плешаков “От неба до земли”- атлас- определитель, Москва, «Просвещение», 2009

4.Ф.Җ.Ибраһимова “Табигать бизәкләре”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002

5.И.И.Рәхимов , К.К.Ибраһимова ”Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”,Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007

6.Хайваннар дөньясы. Имезүчеләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2008






See also:
Яндекс.Метрика