Трбияле булу ркемг килеш


Тема: «Кеше булып яшим дисәң, бул син кешелекле».

Максат:1. Кешелекле булу иң күркәм сыйфатларның берсе икәнлеген аңлату.

2.Р.Фәхреддин әхлак тәрбиясенә кагылган хезмәтләрен пропагандалау, галим, мәгърифәтченең кыскача биографиясе белән таныштыру.

3.Әти-әнигә, өлкәннәргә игътибарлы, ихтирамлы булу сыйфатлары тәрбияләү.

4. Укучыларны үз эшләгән эшләренә, гамәлләренә бәя бирергә чакыру.

Материал: Р.Фәхреддин “Балаларга үгет-нәсыйхәт”, “Иман дәресләре”

2 китап В.Казыйханов,” Мәгариф “№ 6, 2007. “Ачык дәрес”гәҗитләре.

Җиһазлау: видеопроектор, күргәзмә китаплар Р.Фәхреддин китаплары, диск, хикәя язылган битләр, магнитофон язмасы, плакатлар.

Дәрес барышы

Слайд 1.

Оештыру өлеше.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар,укучылар, укытучылар!

Һәркайсыбызның да бәхетле буласы килә.Без кешелек дөньясында яшибез.”Үзең яхшы булсаң, кеше дә сиңа яхшы гамәлләр кылыр, үзең начар-кеше дә сиңа һәрвакыт начарлыклар эшләр”, — диелә татар халык мәкалендә.

Шулай ук”Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә”,-дигәне дә бар. Шулай булгач, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең яхшы күңелле кеше булырга тиешсең. Ә моның өчен үзеңдә кешелеклек сыйфатлары тәрбияләргә кирәк. Кешелеклек сыйфатларына нинди сыйфатлар керә? Монысын без дәрестә ачыкларбыз.

Слайд 2. Дәреснең темасы: : «Кеше булып яшим дисәң, бул син кешелекле»дигән тема астында узар.

-Дәреснең темасын дәфтәрләргә язып куйдык. Бүгенге дәрестә без хикәяләр, хәдисләр укырбыз, вакыйгалар чишәрбез. Үз фикерләрегезне әйтерсез, иптәшләрегезнең фикерләрен тыңларбыз. Укучылар, дәрестә катнашып , сездән тулы җаваплар көтәм.

Өйгә бирелгән эшләрне тикшерү.

— Безгә өйгә бирелгән эшне карап китәргә кирәк.Сезгә бүгенге темага багышлап, өлкән кешеләрнең, әби-бабаларыгызның биргән киңәшләрен, теләкләрен язып килергә кушкан идем. Хәзер шуларны тыңлап үтик.

(укучыларның җаваплары)

Төп өлеш

— Әлеге киңәшләр, олыларның сезгә нәсыйхәте һәрвакыт сезнең күңелләрегездә, хәтерәгездә торсын. Сез аны тормышыгызда да кулланыгыз. Олыларга һәрвакыт үзегезнең яратуыгызны, ихтирамыгызны кызганмагыз. Нәсыйхәт нәрсә соң ул ? Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә нәсыйхәт болай аңлатыла: Үгет, яхшы киңәш, акыл бирү, яхшылыкка өндәү, вәгазьләү.Укучылар, хәзер тактада барлыкка килгән киңәшне, нәсыйхәтне укыйк.

Слайд 3 “Киемнәрегезне, тәннәрегезне кер вә пычраклардан пакьләгән кебек,

күңелләрегезне дә алдау, икейөзлелек, үч алу, көнчелек,

ачу кебек бозык холыклардан пакь итегез Р.Фәхреддин

-Нинди киңәш бирелгән бу нәсыйхәттә?

-Күңелләрегезне нәрсәләрдән чистартырга кушкан?

Слайд 4

Әлеге нәсыйхәтне безгә кем язып калдырган? Без аның турында нәрсәләр беләбез? Искә төшерик әле.Безнең алда гел куллана торган “Балаларга үгет-нәсыйхәт”китабы.. (Күргәзмәдән башка китапларын күрсәтү.) (балаларның җаваплары)

2009 нчы елның гыйнвар аенда мәгърифәтче, дин белгече, галим, язучы Р.Фәхреддингә 150 ел булды. Шул уңайдан, безнең мәктәптә дә күп кенә чаралар үтте.

Р.Фәхреддин 1859 нчы елның гыйнвар аенда Әлмәт районы Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Булачак галим башлангыч белемне үзенең гаиләсендә, әнисе-Мәхүбә абыстай, әтисе-Фәхреддин хәзрәтнең дәресләрен тыңлап ала.

— Әйе, балалар, үзенең биографиясендә ул болай яза:

Слайд 5

Кайсы ел вә ничәнче яшемдә укый башлавымны белмим, ләкин, уйлавымча, 1865 нче елның көз көненнән башлап, 6 яшемдә чакта, абзаларыма ияреп, үз авылымнан 20 чакрым ераклыктагы Түбән Чыршылы авылындагы мәдрәсәгә укырга йөргәнмен.”

Биредә ул ун ел белем ала. Өлкән яшьтәге шәкерт башлангыч балаларына дәрес бирә. Мәдрәсәдә белем алуын төгәлләгәннән соң, балалар укыта башлый. Ләкин киң колачлы, әзерлекле егет мәдрәсәдә белем бирү белән генә чикләнми, яшь галим фәнгә тартыла. Күп кенә китаплар , мәкаләләр яза.1898 нче елда Уфадагы Диния нәзарәтенә казый, ягъни дин эшләре буенча хөкем итүче, судья итеп сайлана. Шушы еллардан башлап дини-тарихи һәм тәрбияви әсәрләр яза. Соңгы көннәренә кадәр язу эшләрендә булып, Р.Фәхреддин 1936 нчы елның 12 апрелендә 78 яшендә Уфада үлә.

Аның бөтен иҗаты безнең өчен алтын кагыйдә.

Без барыбыз да Р.Фәхреддиннең ул кагыйдәләрен беләбез, без аңа рәхмәтле. Балалар, барыбыз да басыйк, аңа рәхмәт сүзләрен әйтем берәмләп утырырбыз. Мин башлыйм:

Мондый акыллы фикерләр акыллы кешедә генә туа. (балалар дәвам итә)

Бик күп эшләгәнсез.

Сезнең сүзләрегез хаклы.

Сезнең фикерләрегез миңа ошый.

Сезнең эшегез игътибарга лаек.

Мин сезнең белән горурланам.

Бик зур рәхмәт сезгә.

Сез оста!

Сез галим.

Тырышуларыгыз бушка узмасын.

Фикерләргә өйрәтүегез өчен зур рәхмәт.

Акыллы фикерләр калдыргансыз.

Без балаларга биргән киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Сез хаклы.

Киләчәк буыннар өчен күп мирас калдыргансыз. Бик яхшы, балалар. Матур итеп утырабыз, дәресне дәвам итәбез.

Слайд 6 (Тактада Р.Фәхреддиннең “алтын”кагыйдәсе.)

“Үзеңә теләмәгәнне башкага эшләмә

-Бу кагыйдәне дәфтәрләргә язабыз.

-Укучылар, без үзебезгә нәрсәләр телибез?(барлык яхшы теләкләрне балалар әйтә)

-Кешеләргә дә шушы ук теләкләрне телибезме соң?

— Сез яхшы кеше булсын өчен , әби-бабаларыгыз биргән киңәшләр, Р.Фәхреддин киңәшләрен карадык.Хәзер укылаячак хикәяләр безне нинди яхшы сыйфатларга өйрәтер икән? (ике вариантка ике төрле хикәя бирелә)

Хикәяне рольләргә бүлеп уку.

Дәрдемәнднең “Өч ул” хикәясе- 1 рәт

Бер кешенең өч улы бар иде.Иң кечкенәсе Гали исемле була.Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты.Алмалар бик пешкән-татлы сулы җимешләр иде.

Беркадәр вакттан соң әтиләре: “Алмаларны нишләттегез?”-дип сорады, балаларын янына чакырып.Өлкән улы әйтте:

-Әти, мин аларны ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым. Бакчага чәчеп, алма агачы үстерергә булдым.

-Яхшы иткәнсең, улым!-диде әтисе.

Уртанчы улы әйтте:

-Мин дә алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен ,дип дога кылдым.

Әтиләре янә:”Яхшы иткәнсең , улым!”-диде.

Өченче улы Гали әтисенә карап әйтте:

-Алманың яртысын ашадым…

-Яртысын нишләттең, улым?

Гали куркып кызарып әйтте:

— Күршебезнең улы Вәли авырып ята.Барып, яртысын аңа бирдем.Бик куанды, дога кылды.

-Бәрәкалла ,улым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең!-дип, әтисе Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

Рәхмәт.

-Бу хикәядә әти кешенең нинди сыйфатлары күренде?(гадел, юмарт)

-Өлкән улы нишли? Яхшы эшлиме?(изге эш эшләргә уйлый, агач утыртыга ниятли)

-Уртанчы улы нишли?

-Гали нишли? Анда нинди кешелеклелек сыйфатлары бар?(кызарды… читенсенә белү, ояла белү; авыруның хәлен белгән, үз алмасын бүлешеп биргән, юмарт)

Хәзер сүзне икенче рәткә бирик.

Р,Вәлиеваның “Туган көндә” хикәясе- 2 рәт.

Бүген Фәридәнең туган көне.Кызның әбисе белән әнисе бик иртә тордылар, чөнки Фәридәне туган көне белән котларга дуслары киләчәк. Әбисе бәйрәм өстәле өчен баллы чәк-чәк пешерде.Әнисе бик матур бүләк әзерләде. Кызына күлмәк бүләк итте.Әбисе дә, әнисе дә, әтисе дә Фәридәнең туган көне куңелле булуын телиләр иде.Аларның фатирлары бүген бигрәк тә матур:бүлмәдә тәртип, чисталык, чәчәкләр.Өстәлдә тәмле-тәмле ризыклар.Бөтен нәрсә шундый матур, яңа. Тиздән аның дус кызлары килер.

Фәридә аш бүлмәсенә керде.Әнисе анда үзе генә иде.

-Әни, әйдә бүген әбием минем кунакларым янына чыкмасын, бүлмәсендә генә утырсын, ә? Бүген кунак бүлмәсе шундый матур, анда бөтен нәрсә яңа,ә әби шундый карт, матур түгел.

Фәридәнең әнисе сүзсез калды.Бик озак тынычлана алмады.Аңа бик авыр, кызы өчен оят иде…

-Менә нәрсә ,Фәридә,дусларыңа шалтыратып әйт: бүген туган көнеңне уздырмыйбыз…

Шулай дөнья булгач, менә шундый Фәридә кебек кызлар да була.

-Укучылар, әйтегез әле, өйдәгеләре Фәридәнең туган көнен нинди итәргә телиләр?

-Алар турында нәрсә әйтеп була? (тырыш, эшчән , кызларын яраталар.)

-Әнисенә Фәридәнең бу сүзләре ошаганмы?

-Әбисе Фәридәнең әнисенә кем була?( Ул да үз әнисен бик яраткан .Шуның өчен дә туган көнне үткәртмәскә булган.)

-Фәридә киләчәктә кем булыр?

-Фәридә үз гаебен аңладымы?

-Бу хикәядән үзегезгә нинди тәрбия алдыгыз?

-Әлеге хикәягә нәтиҗә ясап, Р.Фәхреддин бер нәсыйхәте искә төште:

Слайд 7.

“ И, газиз балалар! Сезгә иң якын кешеләрегез ата-аналарыгыздыр.Шуның өчен аларга һәрвакыт итәгатьле, әдәпле булыгыз, сүзләрен яхшы тотыгыз. Алар белән кычкырмый гына , әдәп белән, ачык итеп сөйләшегез.Кулыгыздан килгән эшләрдә ярдәм итегез. Бер көн сез дә әти, әни булырсыз, шунда сезне дә балаларыгыз хөрмәтләр.”

— Димәк, без үзебезне хәзердән үк әти-әни , олы кешеләр булырга әзерлибез икән, барыбызда да кешелеклелек сыйфатлары булдыруда бүгенге дәресебез файдалы булыр.

— Ә хәзер татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән кешелеклелек сүзенең мәгънәсен ачыклыйк.

Слайд 8. Кешелекле-шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем, кешегә ярдәм итүчән.

Кешелеклелек-кешелекле булу сыйфаты.

-Укучылар, барлык кешене дә кешелекле дип әйтергә мөмкинме? Нинди кешеләрне кешелексез дип әтәбез? Укучылар җаваплары:- эчкечеләр, әти-әниләрен карамаучылар, кеше сөйләүчеләр, үзен генә яратучылар.һ.б.

Слайд 9 – Экранга карагыз. “Түгәрәкләр безгә нәрсә турында сөйли?” Боларда нинди хәдисләр яшеренгән? Аңлатмалы сүзлектә хәдис сүзе болай аңлатыла: Мөхәммәт пәйгамбәр сөйләгән сүзләр. Мәсәлән: Хәдисләр кушып сөйләү.

Хәдисләр ул — безнең өчен алтын кагыйдәләр булырлык сүзләр.

Беренчесен укыйк.

Үзе фай ңә сы да

бул да маса кыт ва һәр

ре дө сөй сен лә

Слайд 10.Җавап: “Үзеңә файдасы булмаса да,һәрвакыт дөресен сөйлә”Хәдис.(Җавапны дәфтәрләрегезгә язып куябыз)

Слайд 11

Ях эш шы не ләр

выш гына та сыз

ка баш гыз ры

Слайд 12.Җавап: “Яхшы эшләрне тавышсыз гына башкарыгыз” Хәдис.(Дәфтәрләргә язып куябыз)

Яхшылык турында татар халкында бик күп мәкальләр дә бар. Аңлатмалы сүзлектә мәкальләр тормыштагы төрле гыйбрәтле күренешләрне гомумиләштереп әйтелгән тапкыр сүзләр дип аңлатыла.

Мәкальләр ул –халык авыз иҗаты , шулай ук безнең өчен алтын кагыйдәләр.

Әйдәгез шуларның берничәсен языйк әле.Мәкальләрнең башы бирелгән, ахырын уйлап дәфтәрегезгә языгыз.

Слайд 13.

*Киемеңне –яңа чагында, намусыңны (яшьтән сакла.)

*Киемгә карап каршы алалар, (акылга карап озаталар.)

*Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр;(яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр)

*Уйнап сөйләмә,(уйлап сөйлә)

*Яхшылык итә алмасаң,(яманлык кылма)

*Үзеңне үзең мактама, (кеше сине мактасын)

Рәхмәт, укучылар.Ә хәзер кешеләрдәге сыйфатларны икегә аерыйк.

Слайд 14

Уңай сыйфатлар Тискәре сыйфатлар

-Кешегә ярдәм итү; -Чит сөйләмнәрне качып тыңлау;

-әти-әнине тыңлаучан булу; -Кеше әйберләрен рөхсәтсез алу;

-һ.б. -Башкаларның кимчелегеннән көлү

-һ.б.

Укучыларның фикерләрен тыңлау.

-Укучылар, хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм, тыңлагыз.

Наил мәктәпкә пошаманга төшеп килде.Өйдә бик озак утырса да, мәсьәләне чишә алмады.Хәзер малайга “мәсьәләне кемнән күчерергә?”дигән сорау тынгы бирмәде.

Сыйныф бүлмәсе ишеген Залия ачты.Ул мәсьәләне чишкән.

-Залия, мәсьәләдә ничә гамәл бар?

-Өч,-диде кыз.

-Ә син чишмәдеңмени?

-Минем чыкмады.Бир әле, тиз генә күчереп алыйм.

-Эх, Наил, ни өчен үзең уйларга теләмисең?-диде Залия һәм, уфтанып, дәфтәрен Наилгә сузды.

Наил беренче, икенче гамәлне күчерде һәм өченчесенә күчте.Менә шунда ул Залиянең хата җибәргәнен күрде: 23 дип язасы урынга кыз 32 дип язган.

Үз дәфтәрендә Наил дәресен язды, әмма Залиягә берни дә әйтмәде.

Укытучы дәфтәрләрне тикшерергә җыеп алды. Һәм икенче көнне болай диде:

-Наилгә “5”,мәсьәләне дөрес чишкән.Ә синең,Залия, “4”,хата җибәргәнсең. Залия, гаҗәпләнеп, Наилгә күз төшерде.Тегесе кызарып башын түбән игән иде…

-Залиянең Наилгә ярдәмен ничек бәялисез?

-Күчерүнең зыяны нидә? Күчерү кешелеклелек сыйфатына керәме?

-Наил нинди хаталар ясый?

Сезнең арада да күчерергә яратучылар юкмы? Әзерне генә көтеп ятучыларга ничек ярдәм итеп була? Кайсы якка куяр идек кешелекнең бу сыйфатын?

— Армадыгызмы, балалар? Уен уйнап алыйк әле.

Слайд15. Уен.”Тиз генә уйлап әйтеп, минем яныма килеп бас!”

Тактада тәмамланмаган җөмлә бар.Сез аны бер-берегезне кабатламыйча дәвам итәргә тиеш.

Кешелеклелек-ул минемчә, (- мин әйтә башлыйм —Һәрберебезгә килешә) …..

-алдашмау

-юмарт булу һ.б.

Йомгаклау

Слайд16 Өй эше: үз-үзеңә бәя биреп,”Мин кешелеклеме?”дигән хикәя язарга.Хикәядә дәрескә карата фикерләрегезне белдерегез.

-Бу дәрестә мин үземә нәрсә алдым?(Укучылар фикере)

Бүгенге дәресне Галия Гайнетдинованың “Кеше булыйм дисәң”дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кыл яхшылык кешеләргә-

Кеше булыйм ,дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Шатландыр син ярдәм кылып

Ялгыз бер әбине.

Үскәнем дип, син матур дип,

Юат бер нәнине.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле,

Кеше булып яшим, дисәң,

Бул син кешелекле.

Пыжмара гомуми урта белем бирү мәктәбе

Балтач районы әхлак нигезләре дәресләрен

укытучылар өчен республика семинары

Тәрбияле булу

һәркемгә килешә

Семинар программасы:

Ачык дәрес

Тема: «Кеше булып яшим дисәң, бул син кешелекле »

2.Интеллектуаль күңел ачу бәйгесе “Тамчы- шоу”

Укытучы: I категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы

Зәкиева Әлфия Нурзада кызы

2010 ел, апрель






See also:
Яндекс.Метрика