Трбия эшендге кыенлыклар


ТӘРБИЯ ЭШЕНДӘГЕ КЫЕНЛЫКЛАР

Билгеле булганча, хәзер шәхеснең белемлелеге белән тәрбиялелеге арасында бәйләнеш өзелде диярлек. Без яшьләргә белем бирү белән мавыктык, ә аларда әхлаклылык тәрбияләүне йомшартыбрак җибәрдек. Мәгълүм ки, кешене яман эшләрдән белемлелек түгел, бәлки әхлак дәрәҗәсе, аның әдәплелеге, намуслылыгы саклый. Ә бүген мәктәптән тыш чараларда әхлакый гадәтләр тәрбияләүгә бөтенләе белән диярлек игътибар кимеде .Әйе, бу уңайдан шуны да өстәргә кирәктер: соңгы елларда җәмгыятебездә кешеләрнең матди хәле, яшәү шартларының җитди үзгәрүе дә балалар, яшьләр арасында тотрыксызлык, киеренкелекнең тууына, һичшиксез, сәбәп булды.

Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышларындагы тупаслыклар, кешеләр белән аралашуындагы кимчелекләр һәммәбезне борчый. Бу нилектән шулай? Тәрбиянең кайсы урынында нинди ялгышлар җибәрдек? Моны ничек төзәтергә? Без әлеге һәм башка шундый борчулы сорауларга җаваплар эзлибез, тәрбия бирү юлларын яхшыртырга тырышабыз.

Ни генә әйтсәң дә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Бала күп вакытын өйдә — әти-әниләре янында үткәрә, аларның үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләренә хәтле күңеленә сеңдереп бара. Алар кебек булырга, аларның гамәлләрен кабатларга ярата. Малайлар әтиләре булып кыланса, кызлар күбрәк әни кеше булып уйныйлар. Гаилә тормышы, көзгедәге кебек, аларның уеннарында чагыла.

Бала яхшылыкка, мөстәкыйльлеккә кечкенәдән үк өйрәнергә тиеш. Ләкин моңа ата-аналар һәм укылучыларның үгет-нәсихәтл әрен истә калдыру юлы белән генә өйрәнеп булмый. Беренче чиратта балага бу сыйфатларны көндәлек тормыш сеңдерергә тиеш.

Балалар үсеп җиткәнче, вакытларының күп өлешен ата-аналар яныңда уздырган бер чорда агарга урамда ничек тәртипле булырга, табигатьне ничек сакларга, өлкәннәргә, көчсезләргә ничек ярдәм итәргә кирәген өйрәтергә зур мөмкинлекләр була.

Балалар тормышыннан беркайчан да аерылмаска, аны кызыксынып һәм игътибар белән күзәтеп торырга кирәк. Кечкенәләр шуңа мохтаҗ. Үз балаларының ни белән кызыксынуларын, мавыгуларын белгән укытучылар аларның ничек яшәгәнен күреп торалар. Моңа гаиләдәге ышаныч һәм дуслык атмосферасы да, яшьтән өйрәтелгән режим һәм тәртипкә гадәтләнү дә ярдәм итә.

Тирә-юньдәгеләргә игътибар һәм күзәтүчәнлек буш кызыксыну гына булмаска тиеш. Бала гаиләдә үзе турында һәрвакыт кайгыртуларын, туганнарының бер-берсе турында кайгыртуларын күреп үсә. Мондый үрнәк бик зур тәэсир көченә ия. Ләкин, шулай булса да, үрнәк күрсәтү генә җитеп бетми. Бала үзе дә башкалар өчен берәр нәрсә эшләсен.

Балага үз яныгызда, дус-ишләре арасында юмарт булырга рөхсәт итегез. Аңа нәрсәсен дә булса корбан итәргә мөмкинлек бирегез. Беркатлы ачык авыз үстерәбез дип курыкмагыз.

Кайбер гаиләләрдә балалар белән уртак тел таба алмаудан зарланалар. Югыйсә балалар белән булган конфликтларның күбесе ата-ана-ларның балаларга карата үз мөнәсәбәтләрен үзгәртеп өлгерә алмаулары аркасында килеп чыга. Бала үскән саен, аның дәгъвалары арта, ул мөстәкыйльлеккә омтыла. Ата-аналар еш кына бала үсешендәге бу табигый омтылышны баланың ата-ана йогынтысыннан чыгарга тырышуы дип карыйлар. Менә шулай бәхәсләр башлана.

Һәр балага да эшнең зуррагын башкарырга омтылу хас. Ә ата-аналар, кагыйдә буларак, баланы йомышка йөгерүче итеп файдаланалар. Вакыты җиткәч, һәм мөмкин кадәр иртәрәк, балага эшләрне тулаем куша башларга кирәк. Мәсәлән, бүлмә җыештырырга, иртәнге аш әзерләргә, кечкенә энесен яки сеңелесен мәктәпкә барырга әзерләргә һ.б.

Әгәр балагыз өй эшләрендә сезгә ярдәм итмәсә, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Ул сез кушкан эшне эшли белми яки эшкә өйрәтелмәгән. Моның сәбәбе гаиләдә татулык, бердәмлек булмаудан да килүе мөмкин: димәк, һәркем үз эченә бикләнеп яши. Әгәр балагыз яхшы укый, әмма сезгә тупас сүзләр әйтә икән, димәк, сез мөнәсәбәтләрегездә ялгыш юлга кергәнсез. Моның сәбәбен табарга кирәк, югыйсә бу иртәме-соңмы аның укуына да тәэсир итәчәк.

Баланың көндәлек мәшәкатьләре белән дә таныш булыгыз. Күпчелек ата-аналар бер үк хатаны ясыйлар. Ярдәм итү урынына, бер-бер артлы таләп куялар: «Дәрес әзерләргә утыр!», «Кайчан рәтләп укый башлыйсың инде?» Ә җавап—шул гадәттәге акланулар: «Өлгерермен әле», «Хәзер утырам» яисә «Бүген өйгә эш бирмәделәр».

Баласының яхшы укуын теләгән ата-ана укыту программасын да белергә тиеш. Һич югында башлангыч мәктәп программасын. Әгәр бала башлангыч мәктәптә яхшы укыса, аңарда, һичшиксез, системалы эшләү күнекмәләре дә, акыл көчен сарыф итүгә гадәтләнү дә, укучылар арасында үз дәрәҗәсен төшермәскә тырышу теләге дә барлыкка килә.

Кайбер ата-аналар баланың укудагы уңышлары һәм аны тәрбияләү турында мәктәп, укытучылар кайгыртырга тиеш дип уйлыйлар. Бу ялгыш караш.

Әгәр балагызның яхшырак укый башлавын телисез икән, аңа ярдәм итә алырлык барлык кешедән — алдынгы укучылардан, иптәшләреннән , туганнарыгыздан файдаланырга кирәк. Баланы бер генә нәрсәдән—кирәкмәгәнгә акыл өйрәтүдән, файдасыз битәрләүдән саклагыз.

Баланың укуын саф һавада йөрү, физик күнегүләр, хезмәт белән чиратлаштырырга онытмагыз. Сәламәтлек турында кайгырту берничә мөһим моментны эченә ала. Бу — ашау, йокы режимы, хәрәкәтләнү, саф һавада йөрү.

Бала белән үзара аралашу вакытында аңарда үз дәрәҗәсен тою хисен үстерегез. Үзен бернигә яраксыз дип уйлаган кеше бернәрсәгә дә сәләтле булмый. Үзен югары бәяли торган кеше гадәттә зур энергия белән эшли, мөмкинлекләрен тулысынча файдаланырга тырыша. Андый кеше авырлыклар алдында баш июне үзен түбәнсетү дип карый. Үз дәрәҗәңне тою хисе шәхеснең сәләте үсүен, кәефен, үз-үзен бәяләвен күрсәтүче үзенчәлекле үлчәү булып тора.

Әгәр гаиләдә баланы яратсалар, хөрмәт итсәләр һәм, кирәгеннән артык мактамыйча, аның тәртибенә лаеклы бәя бирсәләр, ул үз көченә ышанган кеше булып үсә.

Кайбер гаиләләрдә аналар, гаилә татулыгын саклыйбыз дип, балалары турындагы, аларның мәктәптәге тәртибе турындагы хәбәрләрне атадан яшерәләр. Чөнки әти кеше кирәгеннән артык кызып китә, эшнең нидә икәнен тикшереп-нитеп тормыйча, балага җәза бирә.

Хатын-кыз, ана сизгер була. Ул, кагыйдә буларак, үз баласын аңлый һәм кайчан таләп итәргә, ә кайчан иркәләү, үгетләү һәм ышаныч күрсәтү юлы белән максатка ирешергә икәнен белә. Әтиләрдә исә еш кына мондый сизгерлек булмый. Шунлыктан алар яшүсмер психологиясен аеруча тырышып өйрәнергә — китаплар укырга, укытучылар белән сөйләшергә тиешләр. Хатын-кыз табигатенә салынганны ирләр китаплар уку, күзәтү, уйланулар ярдәмендә өйрәнергә тиеш.

Бала-чаганы эшкә өйрәтү күп вакытны ала, түземлек тә җитеп бетми, киребеткән бала булса, аны җайларга, көйләргә кирәк. Ләкин барлык ата-аналар да тәрбия эшендә үзенең нинди урын алып торуы турында җитди уйланамы икән соң?

Уйланучылар бар, әлбәттә, халык педагогикасына таянып хәтта махсус әдәбият укып өйрәнүчеләр дә бар. Шул ук вакытта, үз өстенә төшкән җаваплы бурычны аңламыйча, гаиләдә тавыш чыгарып (бигрәк тә эчкече ирләр), үзара мөнәсәбәтләрдә тупаслык күрсәтүчеләр, балаларын тәрбияләүгә игътибар итмәүчеләр дә юк түгел.

Өендә дә, эшендә дә намуслы, гадел, тырыш, кешеләргә игътибарлы ата-аналарның балаларында да шундый ук сыйфатлар формалаша бара.

Ата-аналар белән тәрбия мәсьәләләре турында сөйләшкәндә еш кына: «Вакытыбыз юк шул. Балаларыбызны рәтләп күрмибез дә», — дигән сүзләр ишетәсең. Әйе, баласы йоклаганда, эшкә китеп, ул йоклагач кайтучы әтиләр дә бар.

Дөрес, хәзер вакыт җитмәүдән барыбыз да зарланабыз. Ләкин аз гына буш вакытында да бала белән бергә ял итү, нәрсәдер эшләү, аңарга игътибарлы һәм таләпчән булу, укуына һәм үз-үзен тотуына контроль ясау тәрбия эшендә яхшы нәтиҗәләргә генә китерәчәк.

Баласының кимчелекләре турында бик саклык белән генә сөйли башласаң да, кайберәүләр:

— Гел әйтеп торам, гел тукып торам. Шул да тәэсир итмәгәч, нишлим соң? —дип зарланырга тотыналар.

Кызганыч, кайбер ата-аналар балаларына шулай «гел тукып» кына торалар шул. Әле анысын да күп очракта боеру формасында. Сөйләшү-аңлашу җылы әңгәмә рәвешендә барса, әлбәттә, бала үз ялгышын тизрәк аңлар, «сүз биреп» котылу ягын карамас. Югыйсә кайбер балалар гаепләрен бик тиз таныйлар, төзәлергә вәгъдәләр бирәләр, әмма шунда ук «оныталар» да. Моның сәбәпләрен ата-аналар иң элек үзләреннән эзләп карасыннар иде. Әйткән сүзләрендә торалармы, алдашкан очраклары булмадымы? Биргән сүзнең һичшиксез үтәлергә тиешлеген үз үрнәкләрендә балага күрсәтә алганнармы? Бу сөйләшү үтемле булырмы, тагын нинди юллар белән аңлатырга мөмкин?

Сүз көче белән баланың активлыгын уятып, аның хисләрен, эшчәнлеген тәрбияләүгә зур әһәмият биреп, А.С.Макаренко болай дигән: «Мин ышанам: балаларга яхшылап әйтелгән эшлекле сүзнең гаять зур әһәмияте бар, оештыру эшендәге ялгышларыбызның әлегә күп булуы, бәлки, балалар белән еш кына кешеләрчә сөйләшә белмәвебездән килә торгандыр. Шулай әйтә белергә кирәк ки, —дигән ул, — сезнең сүзегездә алар ихтыяр көчегезне, сезнең культурагызны, сезнең шәхесегезне тойсыннар…»

Баладан «сүз алганда» исә ул биргән вәгъдәнең чын күңелдән әйтелгән булуына игътибар итәргә кирәк. Мәсәлән, «мин тәртип бозмам», «мин ялган сөйләмәм» түгел, ә «мин һәрвакыт дөресен генә сөйләячәкмен» һ.б. Үз-үзеңә боерык формасында әйтелгән әнә шундый җөмләне үз-үзеңне ышандыру формуласы дип тә йөртәләр. Атаклы академик Павлов, үз-үзеңне ышандыруның гаять зур әһәмиятен күрсәтеп, аннан файдаланырга киңәш иткән. Үз-үзеңә ышаныч булмау ялкаулар өчен аклану чарасына әйләнергә мөмкин. Кечкенә генә уңыш-сызлыктан соң, миннән булмый дип, һәртөрле эшләрдән котылырга тырышулар шуннан килә. Үз көчеңә кирәгеннән артык ышану да зарарлы күренеш. Андый укучылар, гадәттә, «анысын булдырам», «монысын булдырам» дип әллә никадәр эшкә алыналар, әмма берсен дә кирәгенчә башкара алмыйлар.

Үзтәрбия кешедә хезмәттә, укуда, җәмәгать эшләрендә — кыскасы, адым саен ихтыяр активлыгын таләп итә. Ә ихтыяр булдыруда иң төп нәрсә — билгеләнгән эшне кичектермичә, үз вакытында җиренә җиткереп үтәү. Димәк, үз-тәрбиягә ныклы контроль булдыру өчен үз-үзеңә отчет ясап, көндәлек эшкә бәя биреп, яңа бурычлар билгеләргә кирәк. Кыскасы, кеше үз-үзен тәрбияләү белән гомере буена шөгыльләнергә, аны һаман үстерә һәм камилләштерә барырга тиеш. Әмма бу мөһим эшнең нигезе иң элек гаиләдә салына, һәм ата-аналар моны һәрвакыт исләрендә тотсыннар, балаларын кече яшьтән үк үз-үзләрен тәрбияләргә өйрәтсеннәр иде.






See also:
Яндекс.Метрика