татар теле-уку


ТАТАР ТЕЛЕ — УКУ (4 сыйныф)

ТЕМА: ТАТАР ТЕЛЕ: Үткән заман хикәя фигыль.

УКУ: Ә. Еники. «Матурлык» хикәясе.

МАКСАТ: 1) фигыль турында белемнәрне ныгыту;

2) үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү;

3) сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен үстерү.

ҖИҺАЗЛАР: «Фигыльләр» — таблица, Ә.Еники портреты, Ә.Еники әсәрләре җыентыгы.

ДӘРЕС БАРЫШЫ

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.

II. Үткән материалны кабатлау.

1. Сорауларга җавап бирү:

— Нәрсә ул фигыль? Нәрсәләр белдерә? Ниниди сорауларга җавап булып килә?

— Фигыль нинди төркемнәргә бүленә?

Аерма нәрсәдә?

Боерык фигыль – эшкә кушуны, эштән тыюны белдерә, боера, өнди. Эшкә куша, үтәләме, юкмы билгесез.

Хикәя фигыль – эшнең үтәлү – үтәлмәве турында хәбәр итә.

2. Уен «Нинди төркемгә керә?» ( Укытучы фигыльләр укый. Әгәр боерык фигыль булса укучыларуң кулларны күтәрәләр, хикәя фигыльсул кулларны күтәрәләр.)

Чыга, көт, җыйдым, пешер, куй, яса, ашый, бәйли, йокла, шатлана, сайла, чык.

3. Хикәя фигыль нинди заманнарда төрләнә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

III. Яңа дәрес материалын өйрәнү.

1. — Ноябрь аенда әниләр көне билгеләп үтелде. Без ниләр эшләдек әле?

— Әниләрнең портретларын ясадык, шигырьләр яздык, мәкальләр өйрәндек, хикәяләр укыдык, котладык. Болар бар да үтте инде. Бу фигыльләр үткән заман хикәя фигыль булалар.

2. Таблица белән эшләү.

Үткән заман хикәя фигыль

Кушымчалар:

-ДЫ / -ДЕ, -ТЫ / -ТЕ

-ГАН / -ГӘН, -КАН /- КӘН

(ОЧ — ТЫ, ӘЙЛӘН — ДЕ, ОЧ — КАН, ӘЙЛӘН — ГӘН,

ЯЗ — ДЫ, ЭШЛӘ — ДЕ, УКЫ — ГАН, ЭШЛӘ — ГӘН)

Урманда тәмле җиләкләр өлгерде.

Урманда тәмле җиләкләр өлгергән.

3. Ә.Еникиның «Матурлык» хикәясе өстендә эш.

а) — Фигыльләр безнең сөйләмдә күп кулланыла. Язучыларның әсәрләрендә дә бик күп. Бүген Ә.Еникиның «Матурлык» хикәясен укыйбыз.

Ә.Еники 1909 елның 17 февралендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында туа. Г.Тукайның «Су анасы»н бик яратып укый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Хикәяләр, әсәрләр яза. Ул безнең горурлыгыбыз. Хикәя «Матурлык» дип атала. Матурлык сүзен сез ничек аңлыйсыз? Кайда күрәсез матурлыкны? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Без аны табигатьтә күрәбез, кеше күзенең матурлыгы, тыныч тормыш, илнең байлыгы, әти — әнинең җылы кочагында иркәләнеп, сөелеп яшәүдә күрәбез.

Хикәядә нинди матурлык турында сүз бара икән?

б) Сүзлек эше: ()

өяз – район

сөкет калу – тын калу

мөкиббән калу – бирелү

шәриктәш – бергә укыган кеше

низам – тәртип

арык — өшән – ябык

киҗене – мамык җеп катнаштырып тукылган (сөлге),

тарантас – утырып йөри торган арба

тома балавыз – умарта кортлары әзерләгән җимеш

өчаяк — өч тимер аякка беркетелгән казан

чәчәк дәхмәте – йогышлы авыру

иләмсез – ямьсез

җөрьәт итү – батырчылык итү,

хөрти – начар

әсәре дә юк – эзе дә

дәрья – елга

өртелү – йөздә чагылу

фаҗига – авыр хәл

аңлаудан гаҗиз – аңлый алмаслык

в) Хикәяне уку, фикер алышу.

— Әсәрдә матурлык кайда? Бәдретдиндәме, әнисендәме, әтисендәме? Барысында да. Бу аерым – аерым матурлык түгел. Малай әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән, әтисенең мескенлегеннән уңайсызланмый. Ул боларны бөтенләй күрми. Болар барысы да зур мәхәббәт астында күмелеп кала.

— Әнисе ни өчен улы белән горурлана? Ул скрипкада әнисе өчен уйный. Анага ул көй үзе кадерле түгел, ә улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең шул көй аша ана белән бала үзара аңлаша, сөйләшә.

— Бу йорт бәхетлеме? Хәерчелек булса да? Әйе. Бәхет – ананың баласында бер – берсенә карата хөрмәте, яратуы. Бәхет ул байлык та, кычкырып торган шатлык та түгел, ул кешенең еше була белүендә. Димәк, әсәрдә әни белән бала арасындагы булган мәхәббәт матурлыгы сурәтләнгән.

IV.Белемнәрне ныгыту.

— «…Күк алашаны җигеп…» дигәннән алып, азакка кадәрге өлештән үткән заман хикәя фигыльләрне табып, күчереп язарга.

V. Дәресне йомгаклау.

— Нинди фигыльләргә үткән заман хикәя фигыль дибез?

Кешедә нинди матурлык әһәмиятлерәк: тышкы матурлыкмы яисә эчке матурлыкмы? Ни өчен? (Балаларның җаваплары тыңлана)

VI. Өй эшен аңлату: Уку — «Матурлык» хикәясен дөрес укырга өйрәнергә;

«Матурлык» темасына рәсем ясарга.

Татар теле — 207 нче күнегү. Үткән заман хикәргән җөмләләр төзергә.






See also:
Яндекс.Метрика