Татар теленнн зирклекк бирем


Зирәклеккә-1.

1.Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер-ике уч он белән нәрсә пешереп була?

2. Алтын таракның төшеп калган урыны?

3. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә?

4. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышырга иң ахырдан кем килә?

5. Берюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?

6. Бер тапкыр кискәнче ничә тапкыр үлчәргә кирәк?

Зирәклеккә-2.

Әкиятләр гадәттә ничек башлана?

Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?

Чуар тавык әби белән бабайга нәрсә биргән?

Торна төлкене нәрсә белән сыйлаган?

Былтыр исемле егет кайсы әкияттән?

Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә бар?

Бүре ничек итеп койрыксыз калган?

Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?

Боздан салган өй ныкмы ,әллә кайрыданмы?

Эт белән тычкан арасында шалкан тартырга булышучы кем?

Зирәклеккә-3.

Яңа ел агачы.

Кипкән виноград.

Ачылмаган чәчәк.

Җәрәхәткә яба торган яфрак.

Буратино нәрсәдән эшләнгән?

Сабаклары – энәле, җимешләре – файдалы.

Бер куакның җимешләрен сызгыртып уйнап була.

Нинди үсемлек безне чага?

Агачның мунчада тәнгә ябыша торган өлеше.

Агачның җир астындагы өлеше.

Зирәклеккә-4.

Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә.

Кәбестәнең үзәк өлеше.

Гел кояшка тартылучы үсемлекнең кәрзинендә нәрсә бар?

Борчакның йорты.

Кипкән абрикос.

Ашарга яраклы җимешле чәнечкеле куак.

Әфлисүн күбрәк алмага охшаганмы, әллә лимонгамы? Алар нәрсәләре белән ошаган? Ә нәрсә белән аерылалар?

Ашка салсаң – тәм кертә, борынга салсаң – төчкертә.

Нинди җиләк кызыл, кара һәм ак була?

Нәрсә эрерәк: чияме, әллә төче чияме (черешня).

Зирәклеккә-5.

Җәнлекләр патшасы.

Буй-буйлы майка кигән ат.

Букчалы (сумкалы) сикергәк ( попрыгун).

Иң кире хайван.

Балны бик яратса да, умарта асырамый.

Үрмәкүч нәрсә белән туена?

Черкине нәрсә ашый?

Елгаларда плотина төзүче җәнлек.

Нәрсәнең мөгезе борынында?

Урман санитарын әйт.

Зирәклеккә-6.

Кәҗәнең яратып ашый торган ризыгы.

Нинди аучы төн буе коралсыз җәнлек аулый?

Дуңгызның кыргый туганы?

Сыерның баласы.

Нинди хайваннар сөт бирә?

Кәҗә судан ничек чыга?

Ат тоягына беркетә торган тимер?

Кара мәче нинди ишектән керә?

Куянның өйдәге туганы ничек атала?

Йорт куяны (кролик) йонының төсен үзгәртәме?

Зирәклеккә-7.

Хатны нәрсәгә салалар?

Кешенең күзе начар күргәндә кия торган әйбер.

Өстәл өстендәге яктырткыч.

Кәгазь ябыштыру өчен кулланыла торган әйбер.

Кер юу өчен кулланыла торган әйбер.

Походка, сәяхәткә барганда кирәк-яраклар сала торган сумка.

Тиз бозыла торган ашамлыклар саклана торган урын.

Карандашны нәрсә белән очлыйлар?

Такталарны нәрсә белән кисәләр?

Җирне нәрсә белән казыйлар?

Татар теленнән зирәклеккә биремнәр.

Төзеде: Гилмуллина Р.Ш.






See also:
Яндекс.Метрика