Сыйныф сгате Олыласа олыны олыларлар зене


Сыйныф сәгате

“Олыласаң олыны,

олыларлар үзеңне.”

Максат. Әти-әниләргә ,өлкәннәргә,туганнарга ихтирамлы, игътибарлы булу; кешелеклелек, ярдәмчеллек, игелеклелексыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентация, кәгазьдән кисеп ясалган йөрәк рәсемнәре, йөрәк-шар.

Сыйныф сәгатенең барышы.

Психологик уңай халәт тудыру. Кәефләрегез ничек? Елмаеп карагыз әле бер-берегезгә, барыгыз да матур, күркәм.

Уку мәсәләсен кую.

— Укучылар, Г.Тукайның бер шигырен искә төшерик әле. (Экранда “Безнең гаилә” шигыре)

— Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

— Шигырьнең исемен кем әйтә ала? Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге сыйныф сәгатендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

Уку мәсәләсен чишү.

– Сез гаилә төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

— Әйе, гаилә- бик тирән мәгнәле сүз ул. Без үзебезне гаиләдә иң кирәкле, иң яраткан кеше итеп тоябыз. Әти-әни, әби-бабай- гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре.

-“ Кайда минем гаиләм?” уенын уйнап алабыз. (Тактада дүрт җөмлә)

1. Әбисе бар, бабасы юк, күп балалы гаилә.

2. Җәй аенда туган ул, күп балалы гаилә, әбисе, бабасы юк.

3. Әбисе бар, бабасы бар, абый-апалары юк.

4. Энесе бар, абыйсы юк. Бу кем?

— Укучылар, чыгып үзегезгә туры килгән номерларны алыгыз. (Номерлар алалар) Гаиләләрегезне дөрес таптыгызмы икән? Тикшереп карыйк. (Экранда чиратлап дүрт гаилә турында фотолар чыга)

Мин сезгә үзегезнең гаиләләрегез турында сөйләргә әзерләнеп килергә куштым.

Х. Илүзә-җыр.

М. Илүзә- шигырь.

Б. Ислам- рәсем.

Н. Илдария — инша.

— Бик дөрес, укучылар. Дөньяда иң якын, иң газиз кешеләр- әти-әниләр. Алар һәрвакыт безнең янда. Әниләр безне йомшак куллары, назлы карашлары һәм киң күңелле булулары белән шатландырса, әтиләребез көчлелеге, батырлыгы һәм уңганлыгы белән үрнәк булып тора. Алар безне җил-яңгыр тидермичә, кадерләп тәрбияләп үстерәләр.

Әмма тормышта кайбер гаиләләрдәге кешеләр арасында узара күңелсез хәлләр дә була. Мәсәлән, әти-әнине тыңламыйча киенеп йөрмәгәннән, әби-бабайларга каршы сүз эндәшүдән, ике туган әйткәләшүеннән,хәтта сугышуыннан күңелсез хәлләр булырга мөмкин.

Сез, укучылар, барыгыз да гаиләләрегездә әйбәт, тәртипледер. Әти-әниләрегез белән яхшы мөгалләмәдәдер.

3.-Без сезнең белән әкиятләр, бәетләр, шигыьрләр укыдык. Искә төшерик әле, кайсы әсәрләр гаиләдә әти-әниләрен тыңламаучы балалар турында?

— “Сак-Сок “ татар халык бәете, А.Алиш. “Куян кызы”, “Чукмар белән Тукмар”, Г.Тукай. “Су анасы”.

— Ә хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китим әле. “Булган ди, бер ана, ул үзенең малае белән генә яшәгән ди. Ул, улы начарлык эшләгән саен, тактага кадак кага барган ди. Еллар уза, бала үсеп буйга җитә. Беркөнне ул кадаккаигътибар итә һәм әнисе янына килә.: “Әни, нигә син шулай күп итеп кадак кактың?”-ди.

“Улым, менә син бер начарлык эшләгән саен, мин бер кадак кага бардым. Күрәсеңме, синең һәрбер начар эшең шушы кара тактага тезелеп киткән”- ди әнисе.

Улы уйга кала һәм үз-үзенә сүз бирә. Сез ничек уйлыйсыз, нинди сүз икән ул? (Укучыларның җаваплары).

“Әнием-әнием минем, кичер мине,

Зинһар өчен, гафу ит инде,

Синең каккан һәрбер кадагыңны

Яхшы гамәл кылып алырмын.”

— Ә нинди яхшы гамәлләр эшли алыр икән ул?

(Һәр яхшыэш эшләгән саен, бер кадак алынып барыла.)

— Менә ул ир уртасы булып җитешә, әнисе дә олыгая. Әнисе янына килә дә: “Әни, кара әле, тактада бер кадак та калмады. Мин яхшылык эшләгән саен, берсен ала бардым, начарлыкларыма каршы яхшылык эшләдем,”-ди

-Уйлап карагыз әле, әнисе нәрсә дип җавап бирде икән?”

— …

— “Улым, син күп яхшылыклар эшләдең һәм шулай итеп начарлыкларыңны бетердең дә кебек, тик кара әле тактада никадәр кадак эзе калган”.

— Укучылар, сез ничек уйлыөсыз, бу эзләр нәрсәне аңлата соң? (Начарлыкны эшләмәскә кирәк, чөнки күңел ярасы төзәлми. Бигрәк тә әти-әнинең хәтерен калдырырга ярамый).

“Кара такта бушап калды,

Сизелми дә кадак эзләре,

Ана күңеле барыбер җәрәхәтле

Тырнап тора кадак эзләре.”

— Әйе, начарлыкның эзләре беркайчан да җуелмый, начарлык кылырга, ата-анага күңелсезлекләр, борчулар китерергә ярамый. Авыр чакларда ата-ана баланың ярдәмен тойса, алар үзләрен иң бәхетле кеше итеп саный.

Үзенең ялгышын аңлап, бала төзәлде. Бу бик яхшы күренеш. Безнең әниләребез әйбәт, кадак кагып бармыйлар, ләкин начарлыклар эшләмәскә тырышырга кирәк. Кайчагында елыйбыз, начар билгеләр алабыз, тиз арада бу ялгышларны төзәтергә кирәк.

III. Рефлексив йомгак.

-Бүгенге сыйныф сәгатен күренекле язучы М.Гафуриның “Ата-ана” шигыре белән тәмамлыйсы килә.

— Бала үзен әти-әнисенә ни өчен бурычлы дип саный? Ул әти-әнисенә нинди матур сүзләр әйтә? (Экранда шигыр)

Ата-ана.

— Сез дә әти-әниләрегезгә нинди матур сүзләр әйтә аласыз?

— Мин сезгә төрле төстә ясалган йөрәк рәсемнәре өләшәм. Бу йөрәкләргә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Чөнки йөрәк- безнең бөтен уй-кичерешләребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, мәхәббәтебезне саклап тора. (Укучылар “йөрәк”ләргә матур сүзләр яза.) Бу йөрәкләрне әти-әниләргә тапшырырбыз.

-Әти-әниләргә, туганнарга мәрхәмәтле, итагатьле, игелекле булыгыз. Игелек беркайчан да җирдә ятмый, аның савабы үзегезгә әйләнеп кайтыр.

Игелек эшләгәндә тирә-яндагыларның да күңелләре була, алар да безгә игелек, бәхет тели. Аларның йөрәкләре шатлык хисеннән тула. Карагыз әле, безнең изге уйлардан да, гамәлләрдән дә бәхеттән елмаючы “йөрәк” барлыкка килде.

Җир йөзендә бөтен кеше дус һәм иптәш, изге теләктә булу кирәк. Әйдәгез, бу шарга изге теләкләр язып күккә очырыйк, аны алган кешегә үзебезнең яхшы теләкләребезне телик.






See also:
Яндекс.Метрика