Шигырь бйрме


Шигыр бәйрәме

(Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насирова Нәсимә Наил кызының шигырьләре белән танышу)

Максат: Төбәк язучыларының иҗаты белән танышу, белү;

Шигырьләрне сәнгатьле уку.

Туган якка, кешеләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Кичә барышы.

Кадерлеләрдән – кадерле, сөйкемлеләрдән сөйкемле, шәфкатьле, миһербанлы, олы җанлы Нәсимә Наилевна.

Теләсә кайсы hөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә чиксез мәхәббәт. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Без сезнең күптән шигыр язу сләтегезне беләбез. Шуны истә тотып укытучылар белән шигыр бәйрәме үткәрергә булдык.

3 сыйныф укучылары чыгыш ясый.

Алинә кечкенә әле

Алинә кечкенә әле

Яңа йөри башлады.

Кичә генә ул үзенең

Тәү адымын атлады.

“Туп – туп” итеп атлап килә

Үзе шуңа сөенә

Кулын селти, нидер сөйли,

Кояштай балкый, көлә.

Ул сөйләшә белми әле

Сөйләшмичә дә йөрми.

Аңламый торсаң ул сине

Кулыңнан гына “сөйри”.

Алинә ярдәмчел үзе

Безгә һәрчак булыша.

Маэмаена аш ашата,

Я казларны куыша.

Иртән, көндез, хәтта кич тә

Безнең Алинә эштә.

Хезмәтне яратып үсәр,

Шикләнмибез без hич тә.

Алинәгә 3 тулды

Алинәгә 3 тулган,

Хәзер инде зур булган.

Көн дә бакчага йөри,

Кайткач барысын сөйли.

Кем белән кем сугышкан,

Ул кемнең чәчен “йолккан”,

Тәрбияче апалары

Аны ничек орышкан.

Ботка тәмле булганмы?

Уен кызык узганмы…

Сөйли ул тезеп – тезеп,

Шат елмаеп һәм көлеп.

Үзе сөйли, үзе көлә,

Үзе шулай күп белә.

Менә шундый инде безнең

Күрше кызы Алинә.

Алинә — биюче

Алинәбез көннән – көн,

Арттыра һөнәрләрен.

Матур итеп бии ул

Үзем дә бар күргәнем.

Беркөн шулай карап торам,

Матур күлмәген кигән.

Очып – очып биеп йөри,

Кемнән ул аны күргән.

Музыкага җай китереп,

Ясый хәрәкәтләрен.

Чеметеп кенә тоткан ул

Күлмәгенең итәген.

Бер уртада бөтерелә,

Бер сикергәләп ала.

Онытылып бии шулай

Күң[е]ленә ләззәт ала.

Бәлки биюче дә булмас,

Алдагысын кем белә.

Күр, Алинә ничек бии

Күзләре балкый, көлә.

Сүз татар теле һәм әдәбияты укытучысы Насирова Нәсимә Наил кызына бирелә.

4 сыйныф укучылары чыгыш ясый. “Әниемә” җырын башкаралар.

Тыңламый торган чаңгылар

Чаңгы алдык Алинәгә,

Күрсәгез шатланганын.

Йөгереп урамга чыкты

Күтәреп чаңгыларын.

Бер тын тагын карап торды,

Сокланып чаңгысына.

Күз явын алырлык матур

Кызыгыр барысы да.

Баскан иде бер чаңгыга

Икенчесе шуып китте.

Алга бер адым ясауга,

Ул утырды, “лап” итте.

Тора алмый утыра ул

Як – ягына каранып.

Еламый да көтеп тора

Кем килеп кулдан алыр.

Әнисе килгәч янына,

Белдерә ул дәгъвасын.

“Тыңламый торган чаңгыны

Ник алдыгыз миңа сез?”

Алинәнең энесе бар

Алинәгә инде 3 яшь

Ул инде күпне белә,

Аңарга да кече эне

Алып кайттылар менә.

“Апаем да, апаем,”- дип

Янында бөтерелә.

Энесенең янына да

Китерми беркемне дә.

Китми бишек яныннан да

“Үзем карыйм, үзем, – ди

Бирмим берегезгә дә.

Ул бит минем энем,” – ди.

Уйнарга уенчык бирә,

Ашарына – “Баунти”,

Йоклап ятма, тизрәк үс

Уйнарга чыгарбыз” – ди.

Алинә — әкият сөйли

Алинә белән әнисе

Беркөн кибеткә барды.

Әнисе аңа берничә

Китап та сатып алды.

Кайтты өенә Алинә

Кош тоткандай, шатланып

Кич буена йөреде ул

Барысына мактанып.

Барысына күрсәтте ул,

Рәсемле китапларын

Алинә бигрәк ошатты

Корней бабай язганын.

Көн саен әнисе укый

Чебен турында әкият.

Алинәбез бик кызганды

Шул чебенне ни хикмәт.

Тыңлый торгач Алинәбез

Әкиятне ятлады.

Русча да, татарча да

Үзе ятлый башлады.

Хәзер инде ул өйрәнә

Тукай әкиятләрен.

“Туган тел” шигырен ятлый

Тыңлый “Шүрәле”ләрен.

Өметне югалтмыйк әле

Шундый “шәкертләр” булгач,

Туган телем – татар теле

Беркайчан да югалмас.

8 сыйный укучылырының чыгышы.

Тукайга… (Гилязев Айнур башкара).

Гомерләрең синең кыска булган

Алып киткән каты авыру.

Әкиятләрең белгәннән бирле

Күңелемдә яши сагыну.

Мин сагынам синең әкиятләрең

Шигырьләрең бик еш сагынам.

Кабат – кабат укыйм мин аларны

Иҗатыңа синең табынам.

Тирән мәгънә салып hәрберсенә

Күпме әсәр иҗат иткәнсең.

Халык ихтирамын яуларлык

Бөеклеккә барып җиткәнсең.

Яшисең син, Тукай күңелләрдә,

Бүген дә син йөрәк түрендә.

Онытмыйбыз сине, сагынабыз,

Син бит йолдыз тормыш күгендә.

Әти алды самокат… (Газеев Дамир сөйли).

Әти беркөнне кибеттән

Алып кайтты самокат.

Йөри белү дә кирәкми

Үзе йөри, ал да чап.

Сөйрәп чыктым урамга мин

Ялтырлы самокатны.

Кызыгып аны малайлар,

Һәркем үзенә тартты.

Искәндәр: “Үземә”,- диде.

Самат:”Үземә”, — диде.

— Миңа бирәм дигән иде

Тормый сүзендә,- диде.

Чиратлашып йөрергә без

Сүз куештык бергәләп

Шатлыктан шунда малайлар

Куйдылар сикергәләп.

Ә Самат чыгып йөгерде

Шул самокатны сөйрәп.

Көчкә кычкырып өлгердем

“ -Юлда йөре син ипләп!”

Колагына да элмәде

Самат минем сүзләрне.

Метеордай очты малай

Тик сызгырды җилләре.

Кулыннан тотып Саматны

Милиционер керде.

Дустыбызның кулында без

Ватык самокат күрдек.

Саматыбыз тыңламаган

Минем әйткән сүзләрне.

Машинага бәрелгән ул

Кайда булган күзләре.

Әрәм итте самокатны

Әти бирде кирәкне.

Самат үзе сабак алды:

Кагыйдәләр кирәкле.

Әниләргә (Идиятуллина Айсылу башкаруында).

Җырлар көйләп, безне бишекләрдә

Үстергәннәр, сөеп, әниләр.

Шатлык өстәп ана күңеленә

Үскәнбез без – матур бәбиләр.



Страницы: 1 | 2 | Весь текст


See also:
Яндекс.Метрика