Хтер кне


Хәтер көне

( 1552еллар 15(2) октябрь)

Шаһгали Казанның ханбикәсен

Мәскәүләргә алып китәргә дип

Оболенский кенәзне җибәртте.

Воеводага өч мең гаскәр һәм

Бер мең укчы яугир дә ияртте.

Воевода ошбу гаскәр белән

Зиннәтле сарайга кузгалды.

Кошны вә кошчыгын эләктергән күк,

Ханбикәне һәм улын, кол кызларны

Һәммәсен дә бергә кулга алды.

Казан түрәләрен үз катына

Ияртеп Оболенский-Серебряный

Хөрмәт белән керде Бикә янына

“Син ирекле Казан ханбикәсе,

Әсир төштең…”

Патша әмерен үтәүче мин,

Әйтәм аның исеменнән.

Син Мәскәүгә китәргә әзерлән.

1549елның мартында Сафагәрәй, үзенең варисын атап әйтергә өлгермичә,39яшендә үлеп китә.аның берничә хатыны һәм 4улы булып,икесе Кырымда яши, шуларның берсе Бүләкгәрәй, әтисе үлгәннән соң, Казанга ханлыкка чакырыла. Ләкин Казанлылар үзләре үк аны кире кагалар. Иң кече улы, бары ике яше тулган Үтәмешгәрәйгә тукталалар. Аны Казанның ханы итеп, ә әнисе Сөембикәне аның янына регент итеп билгелиләр.

Сөембикә сезнең өчен таныш исем, ул Казанга 1533елның августында килә һәм 1551елның августында аны Казаннан мәңгегә алып китәләр.

Җангали үтерелгәч, Сөембикәне Сафагәрәйгә кияүгә бирәләр, алар 14ел буе яратышып, татулыкка яшәгәннәр. 1446елда аларның Үтәмешгәрәй исемле уллары туган. Сөембикә Сафагәрәйнең хатыннары арасында иң яше булса да, үзенең дәрәҗәсе белән ул барысыннан да өстен торган, чөнки ул ханның яраткан хатыны булган.

Ә хәзер Казан ханлыгының иң соңгы чорына, татар халкы тарихында онытылмас фаҗигалы эз, халык күңелендә һич төзәлмәс яра булып калган вакыйгаларга тукталыйк.

Казанда Кырым угланы, гарнизон башлыгы Кучак җитәкчелегендә хөкүмәт оеша. Гражданлык һәм хәрби хакимиятнең бер кулга туплануы мондый авыр, катлаулы заманда уңай роль уйнарга тиеш иде. Ләкин хөкүмәт Сафагәрәй үлгәннән соң 3 ай үткәч кенә төзелә. Шулай итеп, гаскәр туплау һәм аны сугышчан әзерлеккә китерү өчен кирәкле вакыт кулдан ычкындырыла. Ә Мәскәү җитәкчелеге шул арада Казанга яңа яу оештырырга әзерләнә.

1548- 1549елларда русларның Иван4җитәкчелегендә беренче, 1550елда Казан ханлыгына каршы икенче походы уңышсыз

Булып чыга.

Менә шушы уңышсыз походлардан соң Казан ханлыгын басып алу өчен Мәскәүдә киң колачлы җитди программа әзерлиләр.

Казан ханлыгын басып алуга әзерлек чорында русларның ханлык җирендә, Казаннан нибары 30чакрымда һөҗүм итү сугышында төп таяныч һәм куәтле ныгытма сыйфатында Свияжск крепостен төзеп куюлары хәрби-стратегик планны тормышка ашыруда аларның иң зур казанышларыннан берсе була. Ул 1551 елның маенда бик кыска вакыт эчендә — нибары 28 көндә төзелеп бетә. Моның өчен булачак крепостьнең башта Угличта әзерләнгән өлешләрен Идел буйлап китерәләр. Заманы өчен Свияжск бик куәтле хәрби пунктка, хәрәкәттәге армия өчен уңай базага гына түгел, ханлыкның көнбатыштагы ярты биләмәсен тәшкил иткән Тау ягында хәрби-сәяси үзәккә дә әверелә. Тау ягының руслар ягында аерылып калуы алдагы сугышта татарлар өчен кирәкле бик күп матди һәм җанлы көчләрнең, бигрәк тә сугышчыларның югалтуына китерә.

Сөембикә хәлнең катлаулы булуын аңлый һәм рус патшасы куйган шартларны кабул итә. Мәңгелеккә туган иленнән аерыла. Казан тәхетенә өченче катка шл ук Шаһгали менеп утыра. Сугыш башлау белән куркытыптатарларны килешүгә кул куярга мәҗбүр итәләр, ханлыкның көнбатыштагы яртысы Россия карамагына күчә. Татарлар арасында ризасызлыклар башлана,Шаһгалигә һәм Мәскәү илчеләренә каршы заговор оеша, ләкин хыянәтче хан тагын өлгерлек күрсәтә. Мәскәү укчылары Казан уртасында суеш оештыра, 70тән артык татар, шулар арасында танылган биләр һәм гаскәр башлыклары үтерелә.

Казанда Чапкын Отыч җитәкчелегендә азатлык тарафдарларыннан вакытлы хөкүмәт төзелә. Яңа хөкүмәт милли бәйсезлек өчен көрәш оештыруны үзенең беренче максаты итеп куя. Әстерхан ханзадәсе Ядкәргә Казан тәхетен тәкъдим итеп чакыру җибәрәләр. Татарлар, шул көннәрдә уңышлы хәрәкәтләр ясап. Свияжскидан башка бөтен тау руслардан азат итәләр. Март башында Казанга 30 яшьлек Ядкәр килә һәм тәхеткә утыра.

Мәскәү дә хәлиткеч сугышка әзерләнә. Патшаның үз җитәкчелгендәге 150меңле рус гаскәре июньдә Казанга юл тота һәм август башында Свияжскига килеп җитә. 23 августа алар, Иделне кичеп, зур көчләр белән Казанны камап алалар. Руслар карамагында тагын150 пушка һәм инглиз инженеры Бутлер җитәкчелегендәге махсус әзерлек үткән шартлатучы минерлар төркеме дә була.

Руслар татарларга каршы берничә тапкыр һөҗүм башлыйлар ләкин уңышсызлыкларга дучар ителәләр.

2 октябрьдә Казанга гомуми һөҗүм башлау билгеләнә. Башта шәһәрне утка тоталар. Ул төнне берәү дә йокламый: казанлылар дошман белән соңгы, хәлиткеч сугышка әзерләнәләр, ә руслар һөҗүмгә күтәрелергә гомумсигнал бирелүен көтеп торалар. Таң алдыннан Аталык һәм Нугай капкалары янында берүк вакытта коточкыч ике шартлау гөрселди – анда дары тутырылган 48 зур мичкә шартлатыла. Шәһәр ныгытмалары ике урыннан киң аралык ясап ишелеп төшә, рус гаскәрләре ташкыны шәһәргә бәреп керә. Камалыштагылар әкренләп чигенергә мәҗбүр булалар. Кремльдә соңгы бәрелеш була. Шәһәрне саклаучыларның башында Ядкәр хан һәм Кол Шәриф үзләре торалар. Сәет сугышта каһарманнарча һәлак була, Ядкәрне кулга алалар. Хан сараеның ишегалды соңгы терәк, таяныч урынына әверелә, исән калган 10меңгә якын сугышчы татар иңгә иң торып көрәшә. Һич көтмәгәндә Хан сараеннан хатын-кызлар алга чыгып баса, ләкин дошман аларны да аяп тормый. Шәһәр эчендә чын мәгънәсендә суеш башлана. Рус чыганаклары теркәгәнчә, ир-атларны кырып бетерәләр, ә хатын-кызларны һәм балаларны рус сугышчыларына өләшәләр. Татар каны елга булып ага, мәетләр аша үтеп йөргесез була.

Казан җиңелә, Казан ханлыгы яшәүдән туктый. Ләкин татарлар һәм Казан ханлыгының башка халыклары үзләренең бәйсезлеге өчен көрәшне туктатмыйлар, тик инде ул стихияле төстә бара һәм халык көрәшенә әверелә.

Татар халкының үз дәүләтен югалтуга бүген 459 ел тулды. Татар милләте бүгендә азатлык хәрәкәтен туктатмый, көрәш дәвам итә.

Бабаларыбызның батырыгын 1минутлык тынлык белән искә алыйк. Алар кылган батырлыклар безнең күңелебездә мәңге сакланыр.






See also:
Яндекс.Метрика