ФГОС рабочие программы для 2 класса ПНШ


ТР Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе”

«Каралды» «Килешенде» «Раслыйм»

ММБ җитәкчесе Уку-укыту эшләре буенча Мәктәп директоры

____/Бурганова Р.Н./ директор урынбасары ____/Хәкимҗанов Х.Г./

Беркетмә № 1 _____/Ганиева Л.Ф../ Приказ №76,§4

«28» август 2013 ел. «29»август 2013 ел.

Гатауллина Гөлназ Рахиман кызының

2 сыйныф өчен математикадан эш программасы

«Перспективалы башлангыч мәктәп»

2013 – 2014 нче уку елы

Аңлатма язуы

2нче сыйныф өчен математика фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде :

1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;

2 Приказ 09.07.2012 №4154/12 “Об утверждении базисного и примерных учебных планов, для образовательных учреждении РТ, реализующих программы начального общего образования.;

3. 06.10.2009 нчы елда РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгына (Приказ №373);

4. Информационное письмо МО и Н РТ от 23 июня 2012 года №7699/12 « Об учебных планах для 1-9 классов школ РТ реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования с ФГОС общего образования «( 4 модель)

5. 2013-2014 нче уку елына Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе” Күәм гомуми урта белем бирү мәктәбе” укыту планы (2013 нче елның 29 нчы августында үткәрелгән педагогик киңәшмәнең №1 беркетмә нигезендә расланган.)

6. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

7.Письмо МО и НРТ от 9 июля 2013 года №9127/13 « Об учебных планах в 2013-2014 учебном году»

Дәреслек РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән А.Л.Чекинның математика дәреслеге 2 кисәк.Дәреслеккә РФА(беркетмә №10106-5215/491 01.11.2010) һәм РМА тарафыннан (беркетмә №01-5/д-288 20.10.2010) башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт Мәгариф стандарты таләпләренә туры килүгә экспертиза узган.Москва/Академкнига/учебник/2011 Казан /”Хәтер”/2011

Белем бирү оешмасының гомуми башлангыч белем бирү буенча икенче буын гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары таләпләренә туры килгән төп үрнәк программасына нигезләнеп төзелде.

Математика фәне түбәндәге максатны куя. -кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү, математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сүрәтләү өчен куллану, дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу, логик фикер йөртү, пространстволы кузаллау, математик сөйләм нигезе формалаштыру.

Математика курсы башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты кысаларында математика буенча программада каралган материалны үз эченә алган математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләрен абстракт дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сүрәтләнә (модельләштерелә) торган чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеге бирүне дә максат итеп куя:әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала.Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә.

Бурычлар

-Уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру,

— зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау,

— сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану,

— арифметик гамәлләр башкару,фикер йөртүдә критика булдыру,

-математик сөйләм нигезе формалаштыру,

— белем алуны дәвам итү өчен математик әзерлекне күрсәтү.

-коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (эшлекле партнерлы аралашу,төркемдә узара ярдәмләшү,сораулар формалаштыру,үз фикереңне дәлилләү)

-регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (эшчәнлекне планлаштыру,кагыйдәне истә тоту, аларга ияреп эшли белү)

-танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру(логик һәм алгоритмик, тамга символик гамәлләр)

-шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләрен үстерү

Курска гомуми характеристика

2 сыйныф математикасының тәкъдим ителгән курсы баланы башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандарты кысаларында математика буенча программада каралган материалны үз эченә алган математик төшенчәләр һәм аларның үзлекләренең абстракт дөньясына алып керүне генә түгел, әлеге төшенчәләр ярдәмендә сүрәтләнә (модельләштерә) торган чынбарлыкта беренчел ориентлашу күнекмәләре булдыру мөмкинлеге бирүне дә максат итеп куя, әйләнә-тирә дөнья формалар күплеге буларак, зурлыкларын сан белән күрсәтергә мөмкин булган предметлар күплеге буларак карала.Шулай ук балага әйләнә-тирә чынбарлыкны танып белү ысуллары тәкъдим ителә.Әлеге курсның аермалы ягы булып геометрик материал һәм зурлыкларны өйрәнүгә күбрәк игътибар бирелүе тора.Предмет эчтәлеге коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә :эшлекле партнерлы аралашу,төркемнәрдә узара ярдәмләшү,сораулар формалаштыру,үз фикереңне аргументлы дәлилли белү.Яңа уку материалына һәм яңа мәсьәлә чишү ысулларына уку-танып белү кызыксынуы, аңлы рәвештә рефлексив үзбәя кебек шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре дә үстерелә.

Укучылар эшчәнлеге төрләре.

Саннар һәм зурлыклар (19сәгать)

Нумерация һәм саннарны чагыштыру.

Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разряд- лы принцип, “түгәрәк” дистәләрнең язылышы һәм аталышы, икеурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” дистәләр.

Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: яңа разрядлы берәмлек – йөзне табу, унарлы язмада өченче разряд – йөзләр разряды, “түгәрәк” йөзләр язылышы һәм аталышы, өчурынлы саннар өчен микъдар саннарын төзү принцибы. “Түгәрәк” йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру.

Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

Рим язма нумерациясе белән танышу.

Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр.

Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

Зурлыклар һәм аларның үлчәнеше.

Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге – килограмм. Мас-саны үлчәү. Масса берәмлеге – центнер. Центнер һәм килограмм арасында нисбәт: 1 ц = 100 кг.

Вакыт озынлыгы. Вакытны сәгать ярдәмендә билгеләү. Мизгел (момент) буларак вакыт. Вакыт мизгелен әйтә белүне формалаштыру. Вакыйганың бетү мизгеле һәм башлану миз-геле аермасы буларак дәвамлылык. Вакыт берәмлекләре:сәгать, минут, тәүлек, атна һәм алар арасындагы нисбәтләр. Үзгәрүчән вакыт берәмлекләре (ай, ел) һәм аларның тәүлек белән нисбәт вариантлары. Әлеге нисбәтләрне истә калдыру ысуллары. Календарь. Вакыт берәмлеге – гасыр. Гасыр һәм ел арасында нисбәт: (1 гасыр = 100 ел.)

Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр (45 сәгать)

Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күч-мичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу яз-масы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы. Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезлә- мә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

Тапкырлау – бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (·). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте. Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

Санны берничә тапкыр арттыру.

Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу бу-ларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

Текстлы мәсьәләләр (35 сәгать)

Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләнең аермалы үзлекләре һәм аның мәҗбүри компо-нентлары: санлы (зурлыклы) бирелгәннәр белән шарт һәм табылырга тиешле санга (зур-лыкка) таләп (сорау). Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә формалаштыру. Тексттан “артык” мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьәләнең кыскача язылышы.

Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне гра-фик модельләштерү.

Гади мәсьәлә. Гади мәсьәләне чишкәндә дөрес гамәл сайлый белүне формалаштыру (арифметик гамәл мәгънәсе нигезендә һәм график модель ярдәмендә).

Төзелмә мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне гади мәсьәләгә һәм таләпне яисә шартны үзгәртү исәбенә киресенчә үзгәртеп кору. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

Кире мәсьәлә турында төшенчә. Бирелгән мәсьәләгә карата кире мәсьәләләр төзү. Кире мәсьәлә чишү – бирелгән мәсьәләнең чишелеше дөреслеген тикшерү ысулы.

Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озындыгы).

Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

“…га(гә) зуррак”, “…га(гә) азрак” нисбәтләре булган мәсьәләләр.

Геометрик фигуралар (9 сәгать)

Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат.

Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәк-не) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль кулла-ну.

Геометрик зурлыклар (11 сәгать)

Озынлык берәмлеге – метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр

(1 м = 10 дм = 100 см).

Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык пери-метрын исәпләү.

Мәгълүмат белән эш (11 сәг)

Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларны, бага-наларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаш-тыру өчен куллану.

Контроль эш ( 6 сәг)

Эш программасының эчтәлеген үтәү өчен кулланыла:

1. А.Л Чекин Математика 1 кисәк, 2 кисәк Казан/”Хәтер” 2011 Дәреслек 2 кисәктән тора, аларның һәрберсе уку яртыеллыгына исәпләнгән. Беренче кисәктә беренче йөз саннарының язма һәм телдән нумерациясе, аларны телдән кушу һәм алу алымнары, саннарның эзлеклелеге, тапкырлауның таблицалы очраклары, төп геометрик төшенчәләр. “озынлык” ,”масса” зурлыкларын өйрәнү белән бәйле сораулар кертелгән. Зур игътибар сюжетлы арифметик мәсьәләләргә бирелә.Икенче кисәктә өчурынлы саннарның язма һәм телдән нумерациясе, аларны телдән, язмача кушу һәм алу алымнары, тапкырлау һәм бүлүнең таблицалы очраклары, төп геометрик төшенчәләр “озынлык”һәм “ вакыт” зурлыкларын өйрәнү белән бәйле сораулар кертелгән.

2. Математика курсыннан эш программасы 2 сыйныф , төзүче автор С.И.Талгатовна Казан 2012 ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе фәнни хезмәткәре. Казан РИО ГБУ “РЦМКО”,2012 ел

3. Мөстәкыйль эш дәфтәре авторлар О.А Захарова Е.П Юдина “Математика в вопросах и заданиях” тетрадь для самостоятельной работы. Под редакцией Р.Г.Чураковой 2011.

Сәгатьләр саны 136

1 чирек 35 3 чирек 41

2 чирек 28 4 чирек 32

Темалар

Сәг саны

Темалар буенча укучылар эшчәнлеге төрләре

1

Саннар һәм зурлыклар

19

Күренеш һәм вакыйгаларны саннар ,зурлыклар кулланып сүрәтләү

Математик бәйләнешләрне әйләнә-тирәдәге чынбарлыкта табу

Аерып алынган нигез буенча объектларны тәртипкә салу

Предметларны билгеле бер төркемгә туплау өчен критерийлар сайлау

2

Арифметик гамәлләр

45

Арифметик исәпләүләр башкару

Эшчәнлек алгоритмнарын мөстәкыйль төзү

Проблема кую аны формалаштыру

Логик һәм арифметик характердагы хаталарны эзләү, табу ,бетерү

Исәпләү нәтиҗәсен фаразлау

Парларда ( төркемнәрдә)эшләү, эшне планлаштыру

3

Текстлы мәсьәләләр

35

Мәсьәләне анализлау

Мәсьәләнең җавабын фаразлау

Мәсьәлә чишүне планлаштыру

Төрле математик мәсьәләләр чишүдә тәҗрибә туплау һәм аны куллану

Өйрәнелгән бәйләнешләрне модельләштерү

4

Геометрик фигуралар

9

Геометрик фигура модельләрен әйләнә-тирәдәге предметларда танып белү

Геометрик төзүләр башкару, аларны төзүнең дөреслеген һәм тулылыгын адымлап тикшерү

5

Геометрик зурлыклар

11

Ситуациләрне геометрик чаралар белән моделләштерү

Геометрик зурлыклар (планлаштыру, сызым,сызу) табуны таләп итүче көндзлек ситуацияләрне чишү

Предмет һәм математик объектларны тәртипкә китерү(озынлык, ераклык буенча)

6

Мәгълүмәт белән эш

Контроль эш

11

6

Мәгълуматны эзләү буенча план, алгоритм төзү

Кирәкле мәгьлуматны уку материалларында белешмә әдәбиятта эзләү

Мөстәкыйль рәвештә үткәрелгән күзәтү, сораштыру, эзләнү барышында мәгълүматны җыю, гомумиләштерү

Мәгълүматны таблица, диаграмма, схема , сызым, формула формасында бирү

ШУУГ- шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре

РУУГ- регулятив универсаль уку гамәлләре

ТБУУГ- танып белү универсаль уку гамәлләре

КУУГ- коммуникатив универсаль уку гамәлләре

2 сыйныф өчен математикадан календарь-тематик планлаштыру.”Перспективалы башлангыч мәктәп” (атнага 4 сәг исәбеннән) 136 дәрес

Дәрес темасы

С

А

н

Дәрес

тибы

Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре

Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр(УУГ) формалашу

УУГ формалаштыруга биремнәр

Өй эше

да

та

Ф. да

та

Беренче яртыеллык -64 сәг

1

Математика һәм җәйге каникуллар.

7-8 бит, дәф 3 бит

1

Ны

гы

ту

Беренче сыйныфның төп төшенчәләрен искә төшерү

ТБУУГ: мәгълүмат җиткерүче символларны уку

03.09

2

Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр.

10-12 бит, дәф 4 бит

1

Яңа мате-риалны үзләштерү

“Түгәрәк” икеурынлы саннар төзи һәм аларны яза белү, дистәләп санауны үзләштерү

ТБУУГ:материаль объектлар кулланып бирем үтәү.

ТБУУГ:таблицада ориентлаша белү

№1,2,3

№2

№3 12 бит

04.09

3

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр.

13-14 бит дәф 5 бит

1

Яңа тема

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр төшенчәләрен үзләштерү,аларны таный төзү белү

КУУГ: күршең белән хезмәттәшлек итү

ТБУУГ:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру.

№4

№2-4

№5, №6 14 бит

05.09

4

Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре

15-16 бит дәф 6 бит

1

Яңа тема



Страницы: Первая | 1 | 2 | 3 | ... | Вперед → | Последняя | Весь текст


See also:
Яндекс.Метрика