чпочмак трлре


Тема: Өчпочмакларның төрләре.

Максат: Өчпочмакларның төрләре белән таныштыру;

-исәпләү күнекмәләрен камилләштерү;

-фикерләү,кызыксыну сәләтләрен арттыру.

Җиһазлау: слайдлар,тасмалар, дәреслек

1.Дәрес темасы ,максаты белән таныштыру.

2. Телдән эш.

1) слайд Нинди фигура артык ?

2) слайд Фигуралар рәтен сулдан һәм уңнан дәвам ит:

Бу нинди фигуралар? (геометрик)

Геометрия илендә яшәүчеләрне искә төшереп китик әле( туры сызык, кисемтә, почмак, сынык сызык,нур)

3 слайд Ә менә бу фигура турында нәрсә әйтә аласыз?

Сынык сызыкның очлары тоташкан һәм өчпочмак

барлыкка килгән.Аның 3 почмагы, 3 ягы, 3 түбәсе бар.

3. Практик эш.

Тасмалар ярдәмендә өчпочмаклар төзү. Әйтегез әле, өчпочмакны төзү өчен ничә тасма кирәк булачак? Һәрвакытта да 3 тасмадан төзеп була микән? Тикшереп карыйк әле. Иң кыска 2 тасма һәм бер озын тасма алабыз. Ничек, өчпочмак килеп чыкты микән?Димәк, ( фикерләр әйтелә)

Ә хәзер 3 бертөрле тасмалардан өчпочмак төзибез.Бу өчпочмак турында нәрсә әйтә аласыз( аның яклары тигез, почмаклары тигез,очлы) Мондый өчпочмаклар тигезяклы дип атала.

Хәзер 2 бертөрле, 1 озынрак тасмалардан өчпочмак төзегез. Килеп чыккан өчпочмак турында нәрсә әйтә аласыз. Аның 2 ягы тигез.Мондый өчпочмаклар тигезьянлы дип атала.

Төрле озынлыкта 3 тасма алыгыз. Килеп чыккан өчпочмак турында нәрсә әйтәбез. Аның яклары төрле. Мондый өчпочмаклар төрлеяклы дип атала.

4 слайд Бу рәсемдә ничә өчпочмак күрәсез?

В С

А

Д Е

Исемнәрен атагыз.

Ничек 5 тасмадан 2 өчпочмак төзеп була? Нинди өчпочмаклар килеп чыкты?

4. Дәреслек буенча эш. 61бит

1) Рәсемдә бирелгән өчпочмакларның исемнәрен атагыз.

2) № 2 бит 61

Артым- артык алган,күбрәк дигәнне аңлата.

Күпме артым алганны исәплибез 14-10 = 4кг

Чагыштырабыз 28 4тән ничә тапкыр артык 28 : 4 =7 тапкыр

Димәк он һәм ипи дә 7 тапкыр күбрәк булырга тиеш

10 х 7 =70 кг (он) 14 х 7 = 98кг ( ипи).

5.Мөстәкыйль эш

№ 1 бит 61

Лабиринт бит 61 (поляда)

№ 3 бит 61 тактада эшләү.

6.Дәрескә йомгак. Өй эше. № 4 бит 61






See also:
Яндекс.Метрика