Чишмлр моы


Тема. Чишмәләр моңы.

(мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Максат:

Туган ягыбыздагы чишмәләр белән таныштыру; чишмәләргә экскурцияләр оештыру. Чишмәләр табигатькә җан кертечү: елгаларга, күлләргә, инешләргә тормыш өрә торган табигать байлыгы икәнен аңлату.

Бурыч:

Чишмәләр турында мәгълүмәт бирү, аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлату.

Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерү.

Балаларның дөньяга карашларын киңәйтү, экологик тәрбия бирү. Чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү. Туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.

Җиһазлзу: өй макеты, “чишмә” макеты, агачлар, чишмә янында чуп-чарлар, магнитафон тасмасы, татар кызларының милли киемнәре, убырлы карчык костюмы кулланылды.

Зал бизәлеше: залның бер ягында авыл өенең кайбер күренешләре: өй алдында урындык, ачык тәрәзәдән матур пәрдә күренә, өй алдында чишмә макеты, залның икенче өлешендә урман күренеше: чишмә макеты, төпчек, чүп-чар.

Алдан эшләнелгән эшләр: өй һәм чишмә макетлары хәзерләү, урман рәсеме ясау, шигырьләр туплау,”Чишмәләр иде син туган як” дигән темага рәсемнәр карау.

Тәрбияче белән музыка белгеченең алдан эшләнгән эшләре: көйләр туплау, балаларга җырлар һәм биюләр өйрәтү.

Көтелгән нәтиҗә:

Туган ягым табигатен, чишмәләрен сакларга, якларга өйрәнүгә кызыксыну уяту. Табигать аша балаларда мәрхәмәтлелек, изгелек, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү.

Бәйрәмнең барышы

Кичә үткәрелә торган залның бер ягында авыл өйенең кайбер күренешләре сүрәтләнгән, өй алдында урындык, ачык тәрәзәдән матур пәрдәләр күренә. Өй алдында ерак түгел чишмә ясалган. Залның икенче өлешендә урман, урман мәйданчыгының бер өлешендә “чишмә”, чишмә янында урындык куелган. Чишмә янында төрле чүп-чарлар ята. Акрын гына чишмә челтерәү ишетелә.

1 нче алып баручы: исәнмесез кадерле кунаклар, бакчабызның хезмәткәрләре! Бүген без сезнең белән “Чишмәләр моңы” дигән бәрәмгә җыелдык. Халкыбызның күп төрле бәйрәмнәре бар “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” һ.б. Менә шулар белән бер рәттән чишмәләргә мәтхия кылып алар турында бәйрәм үткәрергә булдык.

Бала:

Тау башына салынгандыр безнең авыл

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.

Авылыбызнең ямен, суын тәмен беләм,

Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. (Г.Тукай)

2 нче алып баручы: Су-яшәү чыганагы. Шуңа да авыллар чишмә янына урнашканнар. ( чишмә янына килеп) Мин чишмә янында басып торам. Күпне күгән күпне кичергән бу чишмә…. Кемнәр генә килмәгәндә, кемнәрнең генә йөрәк ялкыны түгелмәгәндер аңа. Ә ул ага да ага-аөлар-еллар, гомерләр белән язмышлар аша… күңелне сафландырып, җаннарга сихәт биреп ага.(чишмә челтерәве ишетелә)

Җыр “«Чишмә җыры» Г.Гараева көе, Р.Миңнуллин сүзләре.

1 бала:

Туган ягым!

Гүзәл синең табигатең.

Урманың, тугайларың,

Кырларда гөрләп үсә

Арышың, бодайларың.

Ләйсән яңгырларың белән

Язларыә килә гөрләп.

Язлар җиткәч, кошлар кайта,

Җанлана бар табигать.

2 бала:

Таныш чишмә буйларыннан

Бөдрәләнеп көмеш су ага.

Җырлый-җырлый агып төшә

Тыныч аккан елгага.

3 бала:

Туган як мәңгелек моңым

Һәр нәрсә гади синдә,

Күземне тутырып карыйм ,

Җирдәге һәр нәрсәгә.

Җыр “Яшлегем чишмәләре” О.Усманов көе, Гөлсәрвәр сүзләре.

Алып баручы: Балалар җырладыкта, шигырьләрдә сөйләдек, әйдәгез әле бер уйнапта алыйк әле.

Уен “Күрсәт әле үскәнем”

Балалар утыра. Көй яңгырый бабай керә, ул үз-үзенә нәрсәдер сөйләнә- сөйләнә чишмә янына килеп утыра.

Бабай: Нишләргә инде чишмәкәй?! Син безнең авылның саф сулы чишмәсе, без синең белән горурланабыз, син авылыбызга челтерәп аккан су тавышларың белән ямь өстәп торасың. Ә, менә урман аланындагы чишмәбезгә ничек ярдәм итәргә, кемнәрдән генә ярдәм сорарга инде? Шуның турында уйланып, нишләргә дә белмичә синең яныңа киңәш сорап килдем әле.

Чишмә: (аудиоязма) Кайгырма бабакай, сиңа балалар ярдәм итәр. Кара әле балалар минем янга ял итәргә килгәннәр бит.

Бабай: Бәрәкалла,бәрәкалла! Күрмичәдә торам, кунаклар да бар икән. Исәнмесез балалар! Балалар сез чишмәбез янына ял итәргә килдегезме?

Балалар: Әйе.

Алып баручы: Бабакай нәрсә булды синең белән, кәефләреңдә юк. Әллә хәлләрең начармы, эчеп җибәр шифалы чишмә суыбызны. Күңелләрең күтәрелеп китәр. Утыр балалар янына алар сиңа җыр җырлап күрсәтерләр.

Җыр “« Бер тауда ун чишмә» ( С. Хәким сүзләре, Әгъзам Фәттах көе).

Бабай: Булдырдыгыз! Балалар сез урман аланындагы чишмәне беләсезме, юкка чыккан бит. Нишләргә инде, кем генә урлаган икән аны. Әллә соң эзләп карыйбызмы.

Ямьсез көй уйный. Убырлы карчык килеп керә. Балалар куркып калалар.

Балалар: Әбәү! Әбәү!

Кыз: Әй, Убырлы, бирәм дисә кулына, китереп куяр юлына дигәндәй, килеп чыгуың әйбәт булды әле. Без менә бергәләп урман аланындагы чишмәне эзләп юлга чыккан идек. Убырлы, синең күзеңә Чишмә очрамадымы? Синең кыланышларыңдыр әле бу!

Убырлы: (хәйләкәр итеп) Юк, юк, аллам сакласын.(балалардан борылып басып кулын-кулга уып, пышылдап кыны) Әхә, әйткәнди берәү. Кара әле бу чишмәне яшереп бик әйбәт эшләдем бит әле мин.

Алып баручы: Кара әле ,Убырлы син нәрсә сөйлисең анда?

Убырлы: Ә..,ни, әллә соң уйнап алабызмы дим. Бик күңелсез утырасыз.

Уен “Чума үрдәк, чума каз”.

Убырлы балалар уйнаган арада качып чыгып китә .Уйный-уйный балалар урман аланындагы чишмә урынына килеп чыгалар.

Чишмә:(аудиоязма яңгырый) Сусадым, суырылдым булышыгыз миңа. Чистартыгыз, арындырыгыз мине зинһар өчен бу чүп-чарлардан.

Бабай: Ишетәсезме сез балалар.

Балалар: Әйе.

Бабай: Булышырсыз бит сез чишмәгә. Бу мөгәен Убырлы эшедер, башында гел зыян кылу гына, ничек тәртипкә утыртырга инде аны.

Ямьсез көй уйный. Убырлы карчык килеп керә.

Убырлы: Уф, нинди эссе, тәмам арып беттем.(балаларны күреп ала, куркып шыпырт кына) уф тагын болар. Бу юлы ничек итеп котолырга инде.

Алып баручы: менә бит ни хикмәт кая чишмә, шунда Убырлы. Тикмәгә генә түгелдер бу. Ни эш бетереп йөрисең Убырлы?

Убырлы: Ә-Ә-Ә ни-ни-ни (тытлыгып) карыным кипте, су эзләп йөридер идем. Әлә соң берәр йотым су бирәсезме дим?

Алып баручы(хәйләкәр итеп) Бик рәхәтләнеп. Ләкин безнең чишмәбезне кемдер урлаган.

Бабай: Миндә менә шешәдә су бар эчәсеңме? Ләкин бу су тылсымлы-шифалы, кем алдалый, табигатькә зыян китерә шул бөтерчек кебек әйләнә башлый.

Убырлы: Шулай ди менә, тылсымлы ди, кем ышансын сезнең бу әкиятегезгә (үз-үзенә сөйләнеп). Бирегез инде тизерәк , янып үләм бит хәзер.

Бабай су бирә, убырлы суны эчүе була , бөтерчек шикелле әйләнә башлый.

Убырлы:(арып) Зинһар өчен ярдәм итегез миңа, мин башка бер кайчанда бер кемне дә рәнҗетмәм. Әйдәгез чүпләрне дә үзем җыям. (кесәсеннән капчыклар тартып чыгара).

Алып баручы: Ярар, утыр, ял ит, без синең шикелле начар түгел. Балалар белән уйнап ал.

Уен “Кем тизрәк чүпне җыя?”

Алып баручы: Балалар чишмәбезнең тавышыда челтерәп ага башлады. Бабакай чишмәбездән су эчсәктә буладыр инде. Әйдәгез балалар үзебез чистарткан, яшәргә көч биргән чишмәбез суыннан авыз итәбез.(су эчәләр)

1 бала: (Әхәт Исхак. Чишмә)

Челтер-челтер чишмә ага,

Көмеш төсле сулары,

Су өстендә җем—җем итә

Көмеш алтын нурлары.

2 бала:

Тау астында чишмәбез

Су алырга төшәбез.

Татлы суын без аның

Бик яратып эчәбез.

3 бала:

Безнең чишмә борыла-борыла

Зур инешкә коела.

Идел суы шундый бик күп

Чишмәләрдән җыела.

Татар биюе “Су юлы”

Бала: Бабай чишмәләрнең исемнәре була ди, дөресме шул сүз?

Бабай: Әйе балам. Элек-электән чишмә тапкан, аны чистарткан кешене халык зурлаган – чишмәгә аның исемен биргән, мәңгеләштергән.

Бала: Менә ничек икән ул! Ә нинди исемнәр биргәннәр?

Бабай: “Чүмечле чишмә” ни өчен атаганнар дисезме? Авылның бер бабасы аның янына чүмеч китереп куйган, шуңа чүмечле чишмә дигәннәр. “Сәхәр чишмәсе”- сәхәр ашар өчен суны шул чишмәдән алганнар.һ.б.һ.б.

Бала: Бабай, ә бу чишмәгә нинди исем кушабыз инде.

Бабай: Ә сез ничек уйлыйсыз?

Бала: Мин “Тылсымлы чишмә” дияр идем.

Бабай: Ярар, балалар “Тылсымлы чишмә” булсын. Рәхмәт сезгә чишмәбезне коткарырга булыштыгыз. Мин кайтыйм инде, арыдымда, бераз ял итим.(чыгып китә)

1 бала

Тау астында җырлап чишмә ага

Камышлыкка кереп югала

Татлы суы, дәртле җыры белән

Гөлчәчәкле җирне сугара.

2 бала

Җир яшәрә аның суын эчеп

Ак каеннар яфрак яралар.

Таң алдында аның җырларыннан

Сандугачлар канатланалар.

Алып баручы: Әйе чишмәләр моңы тынмасын! Һәр зур елга кечкенә чишмәләрдән башлана. Шуны онытмыйк. Туган якның җырчы чишмәләребертуксаусыз челтерәп аксыннар! Туган ягыбызның чишмәләрен саклау-барыбызныңда изге бурычы.

Җыр «Чишмәләр көе». (Әнәс Исхаков сүзләре, Фәридә Әхмәтшина көе).

Кулланылган әдәбият

Әмирхан Ф. “Халык кызлары”., Казан, Татар. Китап нәшр.,1995

Кашапова М.Ф. “Уйныйк әле балалар”.,Казан,2011

Мирханова Н.Р. “Мин бәхетле гаиләм белән”., Казан, Хәтер.,2011

Борһанова Р. “Туган як табигате белән таныштыру”.,Казан, 1997

Нафыйков К. “Үткәнгә сәяхәт”., Казан, Татар. Китап нәшр.,1993

Көмеш чишмәләр җыры. Әлмәт. «Рухият» нәшрияты. 1998ел.

Азнакай тамчылары. Төзүчеләре: Сәрия Вильданова, Марсель Галиев, Казан «Рухият» нәшрияты, 2000 ел.

Ә. Исхаков « Чишмәләр иле, син, Туган як!». Казан. Татарстан китап нәшрияты, 2001 ел.

М.Галиев, Н. Әхмәдиев, Ф. Төхбәтуллина, С.Хәким, Ф. Яруллин, Ә. Исхаков һ. б. шагыйрьләребеанең шигырь җыентыклары.

«Маяк» газетасы №Ш, 14 сентябрь, 2000 ел; № 105-106, 29 август, 1997ел






See also:
Яндекс.Метрика